Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Керәшеннәр татарча диктантны яхшы язды

27 октябрь көнне, “Татарча диктант” дөнья күләм акциясенә керәшеннәр дә кушылып Казан шәһәренең Худяков урамы, 11 йортта урнашкан “Керәшен үзәге”ндә барлыгы 26 кеше диктант язды

Шунысы куанычлы, акциядә өлкән буын вәкилләре  дә,  яшьләр  дә  катнашып,  татар  теле  буенча белемнәрен тикшерде.  Алар арасында үз вакытында  төрле  мәктәпләрдә  (татар, рус)  укыган  төрле  һөнәр  ияләре, студентлар  бар  иде.  Язмаларның 80  проценты  “5”  һәм  “4”ле  билгеләренә лаек дип табылды.

Язмаларны тикшергәндә, орфография һәм пунктуациягә караган ялгышлар берләштерелеп, гомуми билгеләр  куелды.  Дүрт  кеше  бер ялгышсыз язган иде.

Диктантны  филология  фәннәре кандидаты, карендәшебез Николай Максимов яздырды.

Фото: Ярослав Ромин

Фоторепортаж карагыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев