Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Керәшеннәр Казан өчен тавыш бирә

Көн кадагындагы тема - Казан өчен тавыш бирү. 200 һәм 2000 сумлык яңа банкнотларда басылачак шәһәр күренешләре өчен үткәрелгән бәйгедә Казан Кремле һәм Казан (Идел буе) федераль университеты финалга чыкты һәм бүген икенче урында.

Шушы уңайдан, кичә Мамадыш шәһәрендә оештырылган зур акциядә керәшеннәр дә катнашты. Районның керәшен фольклор ансамбльләре Казанны яклап, 200 сумлык яңа банкнот макетларын тотып, фотога һәм видеороликка төштеләр.

Исегезгә төшерәбез, Россия Үзәк банкы, яңа акчага илнең кайсы шәһәрләрен сурәтләргә кирәклеген халык үзе хәл итәчәк, дип конкурс игълан итте. Яңа банкнотлар 2017 ел ахырында кулланышка керергә тиеш, дип көтелә. Казан, ике этапны уңышны үтеп, финалга чыкты. Күп калмады, әмма көрәшнең иң кызган чагы. 7 октябрьгә кадәр Твоя-Россия.рф сайтында тавыш бирү барачак, ул 12.00 сәгатьтә төгәлләнә.

Әйдәгез, карендәшләр, бергәләп, Казан өчен тавыш бирик!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев