Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

"Керәшенчә винегрет" Мамадыш рецептын тәкъдим итә

Октябрь башында Казан шәһәренең "Ак Барс" яшьләр үзәгендә "Керәшенчә винегрет" концерты шаулап узды. Уңышлы чарадан соң, проектның авторы Евгений Максимов "Керәшенчә винегрет"ны Татарстанның карендәшләр күпләп яшәүче районнары рецепты буенча оештырырга җыена.

Беренче рецепт Мамадыш төбәгенеке булачак. 5 ноябрь көнне 18.00 сәгатьтә район мәдәният йортында Мамадыш төбәгеннән чыккан җырчыларның җырулары яңгыраячак. Программада үзәкләрне өзә торган халык һәм популяр эстрада җырлары, дәртле биюләр, төбәкнең фольклор ансамбльләре чыгышлары каралган. Шулай ук, истәлеккә бүләкләр дә уйнатылачык, дип хәбәр итә оештыручылар.

Тамашачыларны Георгий Ибушев, Валерий Шрыков, Григорий Сергеев, Степан Спиридонов, Елена Григорьева, Оксана Дмитриева, Снежана Абрамова, Регина Павлова, Александр Игнатьев, Геннадий Григорьев, Геннадий Сармаков, Ольга Бачкова һәм Дүсмәт авылының фольклор ансамбльләренең матур чыгышлары көтә

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев