Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Керәшен җырын - Мәскәү сәхнәсеннән

Түбән Кама шәһәренең 31 нче мәктәбеннән бер төркем укучылар Мәскәүдә чыгыш ясап кайтты

     Түбән Кама шәһәренең 31 нче мәктәбеннән бер төркем укучылар география укытучысы Алевтина Даутова һәм туган тел укытучысы Эльза Бадгиева  җитәкчелегендә Мәскәү шәһәрендә В. И. Вернадский исемендәге XXVI Бөтенроссия яшүсмерләр укуларында катнаштылар.

     Россия Фәннәр Академиясендә балалар экспертлар хөкеменә 3 тикшеренү эше тәкъдим иттеләр. Аларның берсе “Региональ туган якны өйрәнү” секциясендә “Керәшен халкының тарихы һәм язу үзенчәлекләре” дигәне җиңүче булды.  Тагы икесе: “Россия авыллары тарихы” секциясендә  “Түбән Кама шәһәре урамнары буенча искиткеч квест: Чәбия һәм Актүбә” һәм “Халык мәдәнияте” секциясендә “Милли кием – халык теле” тикшеренү эшләре конкурсы призерлары булды.

     "Кызларыбыз шулай ук үзешчән сәнгать бәйгесендә катнаштылар. Кристина Кузнецова керәшен җырын башкарды, Яна Былинкина Мәскәү сәхнәсеннән Борис Перминның “Түбән Кама турында” шигырен сөйләде. Укучылар әлеге программаларда катнашып, алга таба тикшеренү эшчәнлегендә кирәк булырлык белем өстәделәр. Мәктәп делегациясе башкаланың истәлекле урыннарында булды!",- дип шатлыклары белән уртаклашты Алевтина Даутова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев