Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

"Керәшен яшьләре шулай дус булып, гел очрашып торсыннар"

18 октябрь көнне Халыклар дуслыгы йортында узган "Керәшен Первокурскнигы" кичәсендә кунакта булып кайттым. Әлбәттә, нәрсәнедер беренче тапкыр эшләр алдыннан, кеше һәрчак ниндидер курку,кыюзыклык,борчуга сала торган хисләр кичерә. Минем дә шулай булды. Башымнан "Әллә бармыйммы соң?", - дигән уйлар да узды. Әмма тутием Наташа: "Бар инде, анда бит үзебезнекеләр була",- дигәч,...

Югары сыйныфларда укыганда, керәшен яшьләренен шулай бергэ очрашуларын социаль челтәрләр аша күзәтеп бардым. Фотодан караганда да, бу очрашуларнын нинди җылы, кунелле атмосферада узганы сизелеп тора иде. Әмма анда үзең булу бөтенләй дә икенче нәрсә икән.

Кичә танышу белән башланып китте. Керәшен оешмасының "Бәрәкәт" яшьләр бүлеге җитәкчесе Алиса Спиридонова, ә инде үзебезчә якын итеп әйткәндә, Алиса тути безне, беренче тапкыр килгән "первокурсникларны", тантаналы рәвештә үз рәтләренә кабул итте. Менә шулай итеп, "Бәрәкәт" значогын тагып, без дә бу юлга кереп киттек. Аннан сон, инде күп еллар буе бу оешмада йөреп, инде "ветеран" статусы алган керәшен яшьләре белән танышу булып узды. Алар үзләренең кем икәннәрен, кайда укыганнарын, эшләгәннәрен, ничә ел оешмада торганнарын сөйләп киттеләр. Бу чыннан да, руслар әйтмешли, "приятное знакомство" булды.

Кичәне дәвам итеп, безне алда кызыклы уеннар, мавыктыргыч сораулар көтә иде. Кичәбез Покрау көннәренә туры килү сәбәпле, иң беренче сорау Покрау темасына багышланды. Бу бәйрәм турында нәрсә беләсез дигәч, күп кенә яшьләр үз ата-аналарыннан, әби-бабайларыннан белгән гореф-гадәтләрне, әйтемнәрне, легендаларны сөйләп күрсәттеләр. Бик күп кенә кызыклы, яңа фактлар ачылды бу кичәдә. Ә инде үземнең Покрау турында аз белүем мине борчуга салды, һәм алга таба ныклап үз халкым белән кызыксынырга зур этәргеч бирде.

Күп кенә уеннар уйнагач, алып баручылар безне Покрау пирогларыннан авыз итәргә, өстәл түренә чакырдылар. Шулай итеп, озын, матур очрашуыбызга татлы нокта куйдык.

Кызык әйбер күп булмый, дип әйтәләр. Ничек кенә кызык булмасын, һәрбер нәрсәнең ахыры була. Әмма менә мондый очрашуларның ахыры булмасын иде. Керәшен яшьләрен гел шулай дус, тату, бердәм булып, тагы да яңа сәбәпләр табып, очрашып торсыннар.

Милена Новикова,

Балык Бистәсе районы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев