Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Керәшен яшьләре "Наше время — Безнең заман" фестивалендә призлы урыннар алды

Фестивальдә республиканың 41 муниципаль районыннан 18-35 яшьлек 950дән артык яшь кеше катнашкан.

 30 ноябрь "Пирамида" мәдәни-күңел ачу комплексында "Наше время — Безнең заман" VIII эшче яшьләр иҗаты ачык республика фестиваленең гала-концерты булды.

Быел фестивальдә республиканың 41 муниципаль районыннан 156 предприятие һәм оешма катнаша. "Наше время — Безнең заман"да 18-35 яшьлек 950дән артык яшь кеше катнашты. Алар арасында керәшен яшьләре дә бар. Россия Эчке эшләр министрлыгының Кукмара районы буенча бүлегендә шәхси состав белән эшләү буенча төркемнең өлкән белгече, кече лейтенант Эдуард Асапов белән керәшен биюен башкарган Мамадыш муниципаль районы Башкарма комитетының мәгариф бүлеге хезмәткәрләре (төркем составында керәшен кызы Галина Константинова бар) фестивальдә призлы урыннарга лаек булдылар. Эдуар Асапов "Музыка" номинациясендә икенче, Мамадыштан килгән конкурсантлар "Хореография" номинациясендә беренче урынны алдылар.

"Наше время — Безнең заман" фестивале 2013 елдан бирле үткәрелә. Быел фестивальдә республиканың 41 муниципаль районыннан 18-35 яшьлек 950дән артык яшь кеше катнашкан.

Фото: "Фестиваль «Наше Время – Безнең Заман»" төркеме

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев