Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Керәшен яшьләре донор булачак

Донор булу – кемнеңдер гомерен саклап калу, дигән сүз ул

Кызганыч, илебездә көн дә ниндидер һәлакәтләр булып тора. Әле генә сау-сәламәт булып йөргән кеше дә, бераздан донор канында мохтаҗ булып калырга мөмкин.

Россиядә беренче кан алу процедурасын 1832 елны Санкт-Петербург шәһәрендә акушер – Андрей Вольф уздыра. Бу кыю адым акушерга бала табучы хатын-кызны саклап калырга ярдәм итә. Бөек Ватан сугышы чорларында да кан бирүче донорлар меңләгән кеше гомерләрен саклап калырга ярдәм итә.

Бүгенге көндә Россиядә донорлар ярдәме актив кулланыла. Һәрбер шәһәрдә дә кан бирү пунктлары бар, донорлар өчен махсус өстенлекләр каралган. Тик шулай да, донорлар саны кирәкле дәрәҗәдә түгел. Россияда 1000 кешегә 13-15 донор гына туры килә. Бу бик аз. Ким дигәндә ул кадәр кешегә 40 донор булырга тиеш икән.

Донорлар санын арттыруга керәшен яшьләре дә үз өлешен кертәчәк. 5 декабрь яшьләр Казан шәһәренең Татарстан Республикасы кан бирү үзәгенә барачак. Бу изге эшнең башлап җибәрүчесе булып, яңа гына керәшен яшьләре хәрәкәтенә кереп киткән, Ярослав Ромин тора. Ярославның “ВКонтакте” социаль челтәрендә “Я Донор Кряшен” дип исемләнгән группасы эшли. Төркемдә донор булу серләре, бу эш алдыннан әзерләнү кагыйдәләре, кан бирү турында кызыклы фактлар язылып бара.

Бу группага сез дә кушылып, 5 декабрь көнне кан бирергә бара аласыз. Бу гамәлебез кемнеңдер гомерен саклап калырга мөмкин. Изгелек җирдә ятмый бит, карендәшләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев