Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Керәшен яшьләре активистлары "Татарстанның мәдәни мозаикасы" фестивалендә катнаша

Бүгеннән алып 16 апрельгә кадәр Байтик лагеренда "Татарстанның мәдәни мозаикасы" ("Культурная мозаика Татарстан") IV республика милләтара яшьләр фестивале уза. Әлеге зур чарада республика керәшен иҗтимагый оешмасының "Бәрәкәт" яшьләр бүлеге җитәкчесе Алиса Спиридонова, активистлар Алена Харитонова, Татьяна Ефремова, Ксения Вуклова да катнаша.

Чараны Татарстан халыклары Яшьләр Асамблеясенең региональ яшьләр иҗтимагый оешмасы уздыра. "Культурная мозаика Татарстана" фестивале Татарстан Республикасы территориясендә яшәүче халыкларның милли мәдәниятен һәм гореф-гадәтләрен саклау нигезендә студентлар һәм яшьләр арасындагы милләтара мөнәсәбәтләрне ныгыту максатында үткәрелә. Быелгысы III Татарстан халыклары съездына һәм экология елына багышлана.

Фестиваль кысаларында Казанда берничә зур чара - концерт программасы, җырлы-биюле флешмоб уздырылачак.

Фестивальдә, гадәттәгечә, милли-мәдәни берләшмәләрдән 150 вәкил, чит ил студентлары, шулай ук республикада этномәдәни проектларны тормышка ашыручы яшьләр катнашачак.



Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев