Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Керәшен тарихы буенча тагын бер фәнни китап дөнья күрде

Күренекле галимнәр һәм җәмәгать эшлеклеләре керәшеннәрне өйрәнүләрен дәвам итәләр

Шушы көннәрдә Шиһабетдин Мәрҗани институтының Керәшеннәр һәм нагайбәкләрне өйрәнү үзәге “Роль интеллигенции в развитии культуры и сохранении самобытности кряшен Волго-Уральского региона” (“Идел-Урал төбәге керәшеннәренең культурасын үстерүдә һәм үзенчәлеген саклауда интеллигенциянең роле”) дип исемләнгән җыентык чыгарды. Әлеге басмада керәшеннәрнең беренче шагыйре, дини агартучы Яков Емельяновның (Җырчы Җәкәү) 170 еллыгы уңаеннан, Казанда уздырылган Бөтенроссия фәнни-практик конференциясендә катнашучыларның материаллары тупланган. Җыентыкта 14 галим, җәмәгать эшлеклеләре һәм әдәбиятчыларның керәшеннәр турында язылган фәнни хезмәтләре урын алган. Бу басма фәнни хезмәткәрләргә, укытучыларга һәм студентларга, шулай ук, Идел-Урал төбәге керәшеннәре белән кызыксынучыларга тәкъдим ителә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев