Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

"Керәшенә сүзе"нә 25 ел

4 февраль көнне "Керәшен сүзе" гәҗитенең беренче саны чыгуга 25 ел тулды. Газетаның учредителе Николай Антонов һәм беренче редакторы Ананий Малов күптән мәрхүмнәр инде. Тик аларның хезмәте, керәшеннәрне агартуга керткән чиксез зур өлеше тарихта калган газета саннарында һәм безнең күңелләрдә саклана. 17 февраль көнне 1915 елда Вятка (Бүгенге Киров) шәһәрендә...

Тарихка кереп калган беренче саннардан

Керәшен газетасы чыгару кирәклеге хакында 1987 нче елның сентябрендә КПСС Үзәк Комитетына мөрәҗәгать иткәч, мине тиешле урынга чакырып, акылга шундый итеп утырттылар ки, хәтта бүген дә йокыдан кара тиргә батыр уянган чаклар була. Ул чагында "керәшен милләтчесе" буларау, мине партиядән чыгарып аттылар.

Ә менә бүген куанычымның иге-чиге юк: керәшен гәҗите чыга башлады! Һәм аның минем катнашымнан башка гына чыггуы да минем өчен икеләтә шатлык. Димәк, гасырлар буе мәсхәрә ителгән, түбәнсетелгән, кимсетелгән халкымда моның өчен янып йөрүче көчләр бетмәгән!

Максим Глухов,

Тарих фәннәре кандидаты, Казан.

Сез чыгара торган безнең газетага бик зур бурычлар йөкләнә. Ничек кенә булмасын, тигезләргә тырышып ничек кенә сыйпаштырмасыннар, керәшен проблемасы яшәгән һәм яшәячәк. Безнең татар телендә дистәләгән рәсми һәм рәсми булмаган газеталарыбыз керәшен проблемасын беркайчан да бөтен барлыгы белән күтәрә алмыйлар. Моның үзенә күрә психологик һәм сәясе киртәләре бар. Аны сез үзегез дә яхшы аңлыйсыз...

Яхшы, бик яхшы! Сөенечем эчемә сыймый, ташый...

Александр Филиппов,

Казан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев