Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Керәшен сөйләменнән

Керәшеннәрнең дә үзләренә генә хас сөйләме, үзенчәлекле сүзләре бар

Күпчек - мендәр.

Бидера - чиләк.

Зурат - кибән.

Куласа - тәгәрмәч, көпчәк.

Кискә - юан агач кисентесе, түмәр, бүкән.

Боендырык - үгез камьггы.

Ястык - ике кешелек куш мендәр.

Түшәк - кош мамыгыннан матрас.

Чирү - гаскәр (войска).

Сөян - кабыгы төшерелгән юкә бүрәнә.

Сөян тарак - юкәдән эшләнгән вак тешле тарак.

Мәшкә (чага) - каендагы каты гөмбә.

Ярен - иртәгәсе көн (иртәгә).

Яренге - киләсе ел.

Чарык (чәрек) - күннән тегелгән йомшак аяк киеме.

Гөбе - тоташ юкәдән ясалган май яэуз кисмәге.

Пешкәк - гөбе таягы.

Җыбыткы (боламык) - оннан пешерелгән ботка.

Кыптыр тун - тупас иләнгән тиредән тегелгән тун.

Маң - бөрмә, бау тагy өчен бөкләп тегелгән урын.

Ярка тире - иләнмәгән мал тиресе.

Коргак - яңгырсыз һава.

Тарлау - басу, болын.

Тарлан җир - сөрелгән, эшкәртелгән җир.

Чуак - аяз, кояшлы көн.

Үрт - корыган үләнгә үрләтелгән ут.

Каудан - корыган үлән.

Буак - иртәнге ак томан.

Тыҗым - сусылган бау, җеп.

Чыҗым баганасы - электр баганасы.

Селәүсен - рысь.

Кола ат - савраска.

Асау ат -җигәргә өйрәтелмәгән ат.

Толпар, тулпар - чабышкы ат.

Йөгерек - чабышкы ат.

Байтал - өч яшьлек бия.

Ябага тай - бер яшьлек колын.

Туры ат - кара койрыклы, тора яллы кызылсу җирән ат.

Кир - мамонт.

Киртеш - мамонт теше.

Соран - хамелеон.

Дирбия - сбруй.

Чупай - ябалакның бер төре.

Байгыш - ябалакның бер төре.

Тыума, ыру-зат, плямә - нәсел.

Пуҗым, паҗма - йорт урыны, нигез.

Сан - гәүдә.

Кыяматлык - яңа өйләнешүчеләрне туйга әзерләүче, арадашчы хатын-кыз. Гадәттә, ике якны да яхшы белүче, ихтирамга лаек, акыллы, карендәш тиешле кеше була. Соңыннан аны балалар «Кыяматлык әни» яки "әнкә әбей" дип йөрткәннәр.

Аргыш - туй алып баручы «дирижер», тамада.

Кәбен кою - чиркәүдә поп тарафыннан укылган Ходай ризалыгы, никах (венчание).

Үгет - тәрбиягә өндәү, вәгазь (проповедь).

Келәү итү - (молебень) теләк итү, Ходайга ялвару, иман уку. Керәшеннәрдә чукыну дигән мәгънә юк. Ул татарчадан кергән, чуку сүзеннән алынган.

Кач, кырус - хач (крест).

Кач кылу - (креститься) качлану, качлау, татарча «чукыну».

Тәре - (икона) изгеләр төсе, сурәте.

Татарлар болай сөйли: «Муенына тәре аскан бер керәшен, почмактагы аллаларга карап чукына». Дөресе болай: «Муенына кач таккан бер керәшен почмактагы төслергә карап, качланып келәү итә».

Җазык - (грех) тыелган, начар гамәлләр, гөнаһ.

Кенәгә - китап.

Изге кенәгә - Евангелие, Библия.

Җомак - оҗмах.

Улеләр өсте - зират.

Шоннык - гаҗәпләнү сүзе, бигрәк тә начар, куркыныч нәрсә күргәндә.

Сантый - юләр, тиле, исәр.

Гүрнәчә - өй түре, ак өй.

Чәнәшкә - кечкенә чана.

Тәҗел - тиз, өлгер, җитез.

Туера - яшь имән яки бәрәннәргә җыйган иман себеркесе.

Тустыган - кружка, стакан.

Чәркә - аяклы рюмка.

Подаука - махсус үлчәм итеп ясалган 1 пот (16 кг) сыешлы, бер тоткалы юкә кисмәк. Ашлык үлчәү өчен кулланылган.

Җәйләү - чәй тәлинкәсе.

Чабагач - ашлык сугу өчен ике өлешле таяк (цепь).

Әпрәмән, әпертмән - әрекмән, тигәнәк (лопух).

Маймыч - hәp төр балыкның да ваклары (малек).

Койка, дерелдек - холодец.

Кумышкы - бары тик бодайны гына әчетеп куган исерткеч эчемлек (самогон).

Дурчмак - бәрәңге пәрәмәче.

Дәүшләмә - ит белән бәрәңгене тагаракта тәпке белән чабып, пичтә тәнәткән ризык.

Шишәрә, шишара - бавырсакның бер төре, су яки сөткә тоз, шикәр, он салып, тыгыз камыр басалар, вак кына турап майсыз табада куырып алалар. Олы көндә, Рождествода балаларга чикләвек урынына бирәләр. Кайбер якларда майда да кыздыралар.

Сүндәрә, сәндрә - (полати) пич белән стена арасында, түшәм астында такталардан ясалган йоклау урыны. Элеккеге керәшен өенең иң җылы, иң рәхәт, иң тыныч җире, бигрәк тә балалар, картлар өчен.

Гүрмәч, гүлбәч - пич белән стена арасындагы аралык.

Гөрчемәк - күз бәйләшле уен.

Чөлкәбаш - бәйләнгән кыска оек (носки).

Ыштыр - аяк чолгавы.

Кәдыйр - язмыш.

Шырантай - җиңел акыллы. җилбәзәк.

Валентина Максимова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

7

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Спасибо , Валентина ! Жьеренге- на следующую осень. Койка- кожа с головы животных. Эщькель-бау- супонь. Жьильтын- лампа.