Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Керәшен Сәрдәсеннән Николай Алексеевич Никитин 93 яшьлеген билгеләп үтте

Николай Алексеевич 17 яшендә сугышка киткән укытучы, дип яза "Вперед"("Алга") газетасы сайты.

Арча педагогика училищесын тәмамлап, районыбызның Салкын Чишмә авылында бер ел гына укытып кала. Сугышка алынгач, ул ике ай Арзамас шәһәрендә кече командирлар әзерләү мәктәбендә укый. Ләкин хәрби дәрәҗә дә бирмичә, аны сугышка озаталар. Можайск шәһәренә кадәр поезд белән барып, аннан җәяүләп Бородино авылы аша үтеп, фронт сызыгына басалар. Бородинода немец оккупантларына каршы көрәшергә туры килә аңа. Ә Калуга өлкәсенең Катавиция авылында барган каты бәрелешләрнең берсендә, иптәшенә ярдәмгә ташланган Николай Никитин үзе дә каты яралана. Аңа снаряд кыйпылчыгы керә. Маңгаеннан аккан кан да шул яра нәтиҗәсендә була. Мина кыйпылчыгы эләгеп, баш сөяге ватыла, яра шактый зур була. Аны Сухиничи шәһәре тирәсенә китерәләр. Аны да, башка яралылар белән бергә Мәскәүгә озаталар. Бик озак дәваланып, госпитальләрдә ятканнан соң, 1943 елны туган авылына әйләнеп кайта. Беркадәр савыккач, 1944 елда яңадан армиягә чакыралар. Шулай да, фронтка җибәрмичә, инвалидлык биреп, кире боралар. 1945 елдан Николай Алексеевич Чыты авылы мәктәбендә балаларга математика укыта. Ул 1966 елга кадәр белем бирә. Шул елларда читтән торып Казан педагогика училищесын, аннан соң институтын тәмамлый. 1966 елда Сәрдәдә урта мәктәп ачылгач, Николай Алексеевичны бирегә директор буларак алалар. Ул директор булып 20 ел эшли. Ул елларда мәктәп шактый алга китә. Югары сыйныфлар өчен ике катлы бина, башлангычлар өчен аерым мәктәп, спорт залы, остаханә, күрше авылдан йөреп укучылар өчен интернат төзелә, стадион булдырыла. 1970 елларда мәктәптә барлыгы 500 бала укый. Укучылар төрле бәйгеләрдә катнашып, призлы урыннар алалар. Бу чараларда укытучылар балалар белән актив эшлиләр. Николай Алексеевич һәрбер эштәге кимчелекне матур итеп төзәтеп җибәрә белә. Аның педагогик эше дәүләт ягыннан югары бәяләнде. Күп тапкырлар мактау кәгазьләре, "Фидакарь хезмәте өчен" медале белән бүләкләнде. Шул елларда аңа "Татарстанның атказанган укытучысы" дигән мактаулы исем бирелә. Татарстанның атказанган укытучысы, сугыш ветераны Николай Алексеевич - авылның һәм районның иң хөрмәтле кешесе.
Николай Алексеевич быел 8 декабрьдә үзенең 93 яшьлеген билгеләп үтте.
Безнең теләк бик тә гади:
Исән-имин булыгыз.
Сез бит бездәй бик күпләргә
Юл күрсәткән мөгаллим.
Үрнәк алып яшибез
Зур булса да яшебез
Бүген дә Сезнең шәкертегез.
Анна НИКИФОРОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев