Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Керәшен Сәрдәсендә "Ягымлы яз" керәшен гүзәллек конкурсына әзерләнәләр

13 апрель көнне Питрәч районы Керәшен Сәрдәсе авыл мәдәният йортында "Ягымлы яз" керәшен гүзәллек конкурсы узачак.

Быел инде бәйге бишенче тапкыр уздырыла. Юбилей елы булганлыктан, бәйгенең уздыру форматына да зур үзгәрешләр кертелгән. Башка елларны бәйгедә авыл кызлары гына көч сынаша иде. Быел конкурста күрше тирә керәшен авылларының чибәрләре дә катнашачак, дип хәбәр итә "Сәяр" ансамбленең җитәкчесе Айдар Маннапов. Болай барса, "Ягымлы яз" районкүләм конкурсына әверелеп куюы да ихтимал.
Шулай ук яз бәйрәменә башка керәшен авыллары ансамбльләре дә көтелә. Моннан тыш, тамашачылар өчен авылның "Сәяр", "Чулпы" ансамбльләре катнашындагы җыр-биюле, кызыклы концерт программасы әзерләнгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев