Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Керәшен сәнгате күгендә яңа жондызчыклар кабынды

14 январь көнне Казанның "Ак Барс" яшьләр үзәгендә "Туым Жондозы - 2017" керәшен җыруларын яшь башкаручылар конкурс-фестиваленең гала-концерты гөрләде. Финалга республиканың биш зонасында узган сайлап алу турларында бары тик беренче урын алган, берсеннән-берсе көчле, сәләтле конкурсантлар килде. Алар фестивальнең Гран-при бүләге өчен көч сынашты.

Фестивальнең Рождество һәм Искечә Яңа ел бәйрәме көннәрендә узуы, аеруча күңелле булды. Һәр тарафка бәйрәм кәефе таралып, котлау сүзләре яңгырады. Концерт алдыннан балалар чыршы тирәли әйлән-бәйлән уйнадылар - бергәләп биеделәр, җырладылар. Кыш бабай белән Кар кызына матур шигырьләр сөйләп, бүләккә күчтәнәчләр алдылар. Балаларның эчкерсез, шат йөзләрен күреп, фестиваль кунаклары да, бер мәлгә мәшәкатьләрен онытып, күтәренке бәйрәм атмосферасына чумды.

Гала-концертны "Кряшен Чибяре-2016" титулы иясе Татьяна Ефремова "Туым җыры" белән башлап җибәрде. Аның, думбыра кылларын чиртеп, яңа туган Иисусның туктамый җылаганы турында җырлавыннан, тәннәр чемердәде. Чыннан да, җырдагы сүзләр бүгенге тормыш проблемаларын ачып сала бит:

"...Ева әм Әдәмне шайтан тотканга;

Кешеләр байлыкка тиз сатылганга;

Күкнең, эй ямнеген саннашмаганга;

Җан турында түгел, тән уйлаганга;

Үзләре тыннарын каралатканга..."

Менә ни өчен җылый икән абзарда биләүдә ятучы Бәбей - Ходай Алла!.. Баксаң, Аны җуатыр өчен күп тә кирәкми - бары "...яшлей багыттан Тын хезмәтеңне Күккә багышларга кирәк..." икән.

"Бәрмәнчек" керәшен фольклор дәүләт ансамбле һәрвакыттагыча югары дәрәҗәдә "Нардуган" күренешен күрсәтте. Хуҗалар йортында җырлап-уйнап кына калмый, "аю да биеттеләр". Концертта төрле төбәкләрдән килгән ялгыз башкаручылар белән бергә фольклор ансамбльләр дә чыгыш ясады. Балтач районы фестивальдә быел беренче тапкыр катнашты. Берничә ел конкурсантлар әзерләүче Балык Бистәсе районы, Чаллы шәһәре дә "Туым Жондозы"н быел беренче тапкыр үзләрендә кабул итте. Фестивальнең оештыру комитеты җитәкчесе Людмила Белоусова районнарның активлаша баруын искәртеп үтте. "Бүтән зоналарда үзара районнар ярышса, Кайбыч якларында авыл белән авыл ярыша", - дип, бу якларны уңай мисал итеп китерде ул. Районнарда фестивальне оештыру эшләре белән йөргән иҗтимагый оешманың урыннардагы җитәкчеләренә - Балтачтан Борис Антоновка, Балык Бистәсеннән Александр Романовка, Кайбычтан Светлана Матвеевага, Алабугадан Николай Мельников белән Чаллыдан Виталий Агаповка Рәхмәт хатлары тапшырылды.

Яшь конкурсантларыбыз турында сөйләгәндә түбәндәгеләрне әйтми булдыра алмыйм. Аларның һәрберсеннән шулкадәр җылы энергия ташып тора. Дөнья шакшылары белән бозылырга өлгермәгәнгә, башкарган җырулары да, сөйләгән сүзләре дә чын күңелдән. Этник костюмнары белән сәхнә түреннән йолдызлардай балкыйлар, четердәп торалар. Саф, моңлы тавышлары еракларга яңгырап, күңел түрендә үз урыннарын алалар.

Быел кечкенәләр күп иде. Бәлки, шуңа да, фестиваль әкият, могҗиза бакчасын хәтерләтте. Конкурсның таләпләре буенча, һәр конкурсант үз авылының, регионының җыр-биюләрен, гореф-гадәтләрен күрсәтергә тиеш иде. Шулай итеп, алар традицияләрен буыннан-буынга күчереп саклап баралар. Бүген дә матур йолаларыбыз, бәйрәмнәребез һәм кичке уен күренешләре сәхнәләштерелде. Такмаклар әйтеп, "тыпырдап" басып та, ышкып та, сикереп тә биеделәр.

"Патриотизмны без ил күләмендә күрәбез. Җирле үзаң кирәк. Башта үз авылыңны, районыңны, туганнарыңны яратырга кирәк, - ди жюри рәисе, танылган фольклорчы галим Геннадий Макаров. - Без бу фестивальдә шуның мисалын күрәбез. Керәшендә Нардуган бәйрәме бар. Башта ул зурлап уздырыла башлаган иде. Анда халык җыелышып күңел ача иде. Аны кайберәүләр "Шайтан туе" дип, кабул итеп бетермәделәр. Бераз җитдиерәк якын килергә дип уйлаштык та, шушы фестиваль туды. Ул Татарстанда уздырыла торган "Түгәрәк уен" проектының энесе кебегрәк", - дип, журналистларга аңлатма бирде Геннадий Макаров.

Концертта конкурсантлар белән бергә танылган керәшен җырчылары - Вадим Захаров, 2015 һәм 2016 ел "Татар моңы" лауреатлары Лариса Басыйрова белән Ольга Бачкова, "Бәрмәнчек" ансамбле солистлары - Марина Карпова, Регина Павлова, Оксана Дмитриева, Александр Игнатьевлар чыгыш ясады. Аларның эстрада җырларында да халык мотивлары сизелә. Һәрбесенең үз стиле, тауларны селкендерерлек тавышлары бар. Куркып әйтерлек түгел, Аллага шөкер, лаеклы алмаш үсеп килә.

"Туым Жондозы" конкурс-фестиваленең сыйфаты елдан-ел яхшыруын да билгеләп үтми булмый. Бу - конкурсантлар белән аларны әзерләүчеләр, мәртәбәле жюри һәм оештыру комитетының уртак җимеше. Керәшен җыруларын һәр авыл үзенчә җырлый, керәшен милли киемен дә һәр авыл үзенчә киенә бит. Эзләнергә, өлкәннәрдән отып калырга кирәк. "Катнашучыларны кайчакта конкурстан "Бар, әбиеңнән өйрәнеп кил!" - дип кайтарып җибәрәбез. Алар икенче елны өйрәнеп киләләр дә, җиңеп кайтып китәләр", - ди Геннадий Михайлович.

"Туым Жондозы - 2017" конкурс-фестиваленең Гран-при бүләгенә Мамадыш районының Дүсмәт авылы "Тәңкәләр" фольклор ансамбле лаек булды. Яшь артистларга диплом белән статуэтканы һәм 30 мең сумлык сертификатны Татарстан Республикасы керәшен иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Иван Михайлович Егоров тапшырды. Әлеге ансамбль фестивальдә инде берничә ел үз көчен сыный. Быелгысы елның уңышы турында ансамбльнең җитәкчесе Зоя Әхмәдиева сөйләде:

- Ансамбльнең өлкәнрәк солистлары быел унберенче класста укып, имтиханнарга әзерләнгәнгә, кечкенәләр составын булдырдык. Фестивальдә берничә ел катнашып та югары күрсәткечләргә ирешә алмавыбызның сәбәбе, жюри әллә ничә тапкыр күргән иске репертуар белән чыгыш ясавыбыздадыр. Быел, бу хатаны ясамас өчен, конкурска сентябрь аеннан ук әзерләнә башладык. Әбиләр янына барып, онытыла башлаган йолалар турында сораштык. Шулай итеп, җырларны куплетлар белән җыйдык. Быел зур ярдәмне авыл мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе Виктор Спиридонов күрсәтте. Ул гармунда уйнап, коллективның чыгышына тагын да халык мотивлары өстәде. Жюри әлеге адым белән эшләгәнебез өчен мактады. Без күрсәткән йолалар фестивальдә әлегә булмаган икән. Сайлап алу турларына да, гала-концертка да "җиңәбез" дип бардык. Ходайның "Аминь" дигән сәгатенә туры килгәндер. Тырышуыбызны күргәннәре һәм югары бәяләгәннәре өчен зур рәхмәт, - диде ул.

Быел "Туым Жондозы"на матбугат чаралары да зур игътибар бирде. Журналистлар оештыручылардан кала, хәтта, сабыйларга да сораулар яудырдылар. Балаларның "мин керәшен", "телефон белән планшетта уйнап утырганчы, сәхнәдә җырлау - кызыграк" дигән җавапларын ишетү, йөрәккә май булып ятты. Гала-концертны "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы онлайн-трансляцияләде. Шулай итеп, фестиваль нәтиҗәләрен Татарстанда гына түгел, Россия буенча сибелеп яшәүче карендәшләр дә карый алды. Санкт-Петербург шәһәрендә яшәүче галимә Наилә Әлмиева да "Туым Жондозы"н онлайн каравы турында хәбәр итте. "Концерт югары дәрәҗәдә оештырылган һәм режиссура ягыннан да бик оста ясалган. Сәхнә түрендә үзләренең дәвамнарын - шат йөзле, талантлы балаларны күрү - сөенечле хәл. Бу өлкәдә эшләгәннәргә зур рәхмәт", - дип, социаль челтәрдә язган ул.

Красноярск төбәгенең керәшеннәр күпләп яшәүче Комаровка авылыннан Равхат Әхмәтҗанов та концертка югары бәя биргән. "Татарстанда керәшеннәр мәдәнияте үсә, ә бездә тиздән керәшен җырулары, гореф-гадәтләре онытылып бетәр, аяныч хәл бу. Монда яшәүчеләрнең, керәшеннәрдән кала, барысының, диялек, үз автономияләре бар. Бер-беребез белән аралашу, югалмау өчен социаль челтәрдә керәшеннәр группасын да булдырдым. Моңа кадәр Интернетта Красноярск керәшеннәрнеке юк иде", - дип, бераз борчылу сүзләрен дә язып калдырган ул.

Чиләбе өлкәнесең Нагайбак районы Кассель авылыннан Галина Ишимова да оештыручыларга рәхмәт сүзләре җиткерә. "Катнашучылар арасында шулкадәр күп балалар. Аларның йөзләре якты, игелекле, барысы да табигый. Һәммәсенә уңышлар телим" - дигән ул.

Киләсе елда "Туым Жондозы" - "Рождественская звезда" керәшен җыруларын яшь башкаручылар конкурс-фестивале унынчы тапкыр - юбилей буларак уздырылачак. Инде быелгысына нәтиҗә ясап, жюри составы белән оештыру комитеты җыелыш үткәрде. Киләсе фестивальне, булган кимчелекләрне бетереп, уңышларны тагын да яхшыртып, иң югары дәрәҗәдә үткәрергә дигән максат куелды.

Алдагы көннәрдә дә милли көйләребезне, җыруларыбызны башкарып, югары үрләр яуларга һәм аларны тыңлап, ләззәт алырга язсын. Аминь!

 

Фото һәм видеорепортаж карагыз:

"Тәңкәләр" ансамбле "Туым Жондозы"ның Гран-при иясе (фоторепортаж)

 

Полная видеоверсия конкурса "Туым жондозы - 2017"

 

Видеорепортаж с Гала-концерта конкурса «Туым жондозы» - 2017

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев