Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Керәшен оешмасының "Бәрәкәт" бүлеге яшьләрне зур кичәгә чакыра

Урамда алтын көз!.. Күк йөзе диңгездәй тирән, ә кояш безне соңгы җылы нурлары белән иркәли. Нәкъ тә бу вакытта моңсу күңелләрне дуслар белән якты очрашулар һәм тәмле чәй дәвалый. Боларның барысын да күздә тотып, республика керәшен иҗтимагый оешмасының "Бәрәкәт" яшьләр бүлеге "Покрау һәм беренче курс студенты" дип аталган зур кичә...

18 октябрь көнне 19.00 сәгатьтә Казан шәһәренең Халыклар дуслыгы йортында керәшен яшьләренең күптән көтелгән очрашу-танышу кичәсе булачак. Күңелле уеннар, конкурслар, районнардан башкалага укырга килгән беренче курс студентлары белән танышу, сагынышкан дус-ишләр белән рәхәтләнеп ял итү, Покрау бөккән-чөккәннәре белән хуш исле чәй эчү - барысы да программага кертелгән.

"Кичәнең соңгы ноктасын керәшенчә дискәтүк белән ясарбыз. Бу очрашуны сорап шалтыратучылар инде шактый. Җәйге яллардан соң, бер-беребезне нык сагыныштык. Кичәбездә яңа танышулар һәм онытылмас эмоцияләр белән заряд алырбыз. Керәшен дуслар, чәй өстәленә күчтәнәчкә яңа уңыштан Покрау пируклары да алып килегез",- дип, кичәгә чакыра "Бәрәкәт"нең җитәкчесе Алиса Спиридонова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев