Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

“Керәшен Казаны” экскурсиясендə керəшен халкы тарихы турында сөйлəделəр (фото)

Экскурсияне Татарстан Республикасының архив эше буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре оештырды.

29 август көнне казанлылар һәм шәһәр кунаклары өчен “Керәшен Казаны” дип исемләнгән экскурсия үткәрелде. Аны Татарстан Республикасының архив эше буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре оештырды. “Татар-информ” агентлыгы хәбәрчесе казанлылар белән бергә экскурсиядә булып кайтты.

Экскурсияне Татарстан Республикасының архив эше буенча дәүләт комитеты халыкара элемтәләр һәм архив документларын фәнни куллану бүлегенең өлкән белгече Мария Минеева һәм ТРның архив эше буенча дәүләт комитеты директорының урынбасары Илдар Шәфыйков алып барды.

“Керәшен Казаны” экскурсиясе Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры бинасы янында башланды. Катнашучыларга иң элек Керәшен күчмә театры турында сөйләнелде. “Керәшен совет күчмә театры 1918 елдан алып 1922 елга кадәр эшли. Ул шул чордагы керәшеннәрнең тарихын һәм мәдәниятен, тормышын һәм көнкүрешен яктыртуда зур роль уйный. 1920 елда театрның баш режиссеры Захар Данилов була. Спектакльләрдә Уфадан, Оренбургтан, Казаннан килгән актерлар катнаша. Хәзерге вакытта республикада керәшен иҗтимагый оешмасы, шулай ук Татарстан Республикасының “Бәрмәнчек” дәүләт фольклор ансамбле эшләп килә”, - дип таныштырды экскурсоводлар.


Алга таба катнашучылар Иске Татар бистәсендә урнашкан Казан Тихвин чиркәвенә юл тоттылар. Экскурсоводлар сүзләренчә, ул Татарстандагы керәшен приходлары үзәге булып санала. “Чиркәүне 1646-1685 елларда төзиләр. 1838 елда ул җимерелә һәм аны узган гасырның туксанынчы елларында гына төзекләндерәләр. Протоиерей Павел Павлов чиркәү-керәшен телендә келәү үткәрә. Аны күбесе православ миссионеры Николай Ильминскийның дәвамчысы дип йөртә. 2015 елда чиркәвендә керәшен тарихы һәм мәдәнияте музее ачыла, монда халык хоры һәм атнакөн мәктәбе эшли. Дини йолалар, келәү итү керәшен телендә башкарыла. Керәшен теле – шул ук татар теле, керәшен телендә әмма гарәп теленнән кергән алынма сүзләр юк”, - дип аңлатма бирде Мария Минеева.

Икенче тукталыш Тукай урамында урнашкан Казан Татар укытучылар мәктәбе бинасы булды. “Әлеге бина 1876 елда ачыла. Аңа Николай Ильминский һәм Василий Радлов нигез сала. Татар укытучылар мәктәбе башлангыч белем бирүче казна башлангыч татар мәктәпләре өчен мөгаллимнәр әзерләргә тиеш була. Мәктәптә уку 4 ел тәшкил иткән. Егетләр мәктәпкә 15 яшьтән алынган, әмма соңрак кызларны да укырга ала башлаганнар.
Уку-укыту программасына беренче сыйныфтан урыс теле, математика, дин гыйлеме, табигать белеме, икенче сыйныфтан тарих, география өстәлә. Өченчедән, педагогика һәм дидактика укытыла. Шулай ук рәсем дәресләре, сызым ясау, гимнастика дәресләре керә”, - дип сөйләде экскурсоводлар. Мария Минеева Ершов урамында кайчандыр керәшен мәктәбе эшләгәнен дә искәртеп үтте.

Экскурсия вакытында Мария Минеева керәшен халкы турында кызыклы мәгълүмат бирә барды. “Яһүдиләрнең дине дә, милләте дә әни кешедән билгеләнелә. Керәшен гаиләләрендә хатын-кыз көчле булса, нәкъ шулай ук була, ягъни керәшен кызы татарга кияүгә чыкса, туган баласын чукындыра ала. Сирәк булса да, андый гаиләләр бар. Керәшен халкыннан чыккан танылган кешеләр күп, кайсы атаклы галим, спортчы, җырчылар күп”, - ди ул.

Экскурсия укытучылар семинариясе бинасын карау белән тәмамланды. Соңыннан экскурсиядә катнашкан кешеләр теләгән сорауларын бирде.

Мария Минеева сүзләренчә, Татарстан Республикасының архив эше буенча дәүләт комитеты казанлылар һәм шәһәр кунаклары өчен махсус экскурсия программасын эшләгән. “Иске Казан буенча карап йөрүләрнең аермасы шунда: архив хезмәткәрләре шәһәр бистәләренең тарихы турында гына сөйләп калмый, ә Казанның 100 ел элек нинди булганын фоторәсемнәрдә күрсәтә. Безнең фондта ХIX – XX гасыр башының фотолары һәм документлары саклана. Катнашучылар аларның барысын да бүген күрә алды. Моннан тыш, шәһәр кешеләре һәм Казан турында риваятьләр ишеттелләр. Беренче экскурсия 24 август көнне Иске татар бистәсендә булды. Алдагы экскурсиянең нинди темага багышланачагы билгесез, чөнки без халыктан сораштыру үткәрәбез. Экскурсия җыелышы һәрвакытта да Г.Камал исемендәге театр янында башланып китәчәк”, - дип сөйләде Мария Минеева.

“Татар-информ”, Зилә Мөбәрәкшина, 

Фото: Рамиль Гали

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев