Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Киткәненә 3 ел...Павел Павлов: Дин кешегә беркайчан да авырлык китерми

Казандагы Изге Ана Тихвин чиркәве священнигы, богословие кандидаты, Татарстан Республикасының бөтен керәшен чиркәүләре благочинные, Изге Макарий ордены кавалеры, Татарстанның "Фидакарь хезмәт өчен" медале иясе, протоиерей Павел Павловның чын дөньяга киткәненә - бүген 3 ел

Түбәндәге интервью 2017 елны әзерләнгән иде...

- Павел Павлович, дин өлкәсенә ничегрәк кереп киттегез? Сез бит - Совет чорында тәрбияләнгән кеше.

- Дин юлына ничектер, үзеннән-үзе кереп кителде. Аерым тәрбия алмадым. Безнең вакытта ул хакта уйлау да мөмкин түгел иде бит. Ләкин безнең өйдәгеләр дә, әти-әни дә Ходайга ышанучы бәндәләр иде. Әби-бабаларыбыз барысы да чиркәүгә йөри торган иделәр. Үзем Зәйдә туганмын, миңа җиде яшь тулганда, Түбән Камага барып төпләнгәнбез. Аннан 20 чакрымда гына Алабуга авылында чиркәү бар иде. Ул чиркәү безгә ошый иде. Атна саен келәүгә өлешләр алып йөри торган идек. Ходайның изгелеген, дәүләтен алып яшәдек. Совет армиясендә хезмәт итеп кайткач, дин юлыннан киттем. Башта Мәскәүдә семинария, аннары академия тәмамладым. Гыйлем туплагач, мине Мари Эл республикасына - Волжск каласына җибәрделәр. Аннары совет системасы йомыла башлап, үзгәрешләр җиле искәч, дин иреге үсеп китте. Казанда яшәүче керәшеннәр үз телләрендә, үзебезчә келәү башкаруны теләделәр. 1989 елда Казанга күчерделәр. Беркайчан да, дин юлыннан китәрмен, дип уйламаган идем, аңарга омтылмадым да. Башта мин Никольский чиркәвенә билгеләнгән идем, аннары Петр-Павел чиркәвенә күчерелдем. 1996 елны Тихвин чиркәвен кире кайтарып, Епархия кул астына күчерелгәч, ул керәшен дин әһелләренә тапшырылды.

 

Артык кайгыга батып йөргәнем булмады...

- Тихвин чиркәвендә келәүләр керәшенчә уза. Казанда шундый иман йорты ачып җибәрүдә кыенлыклар да очрамый калмагандыр? Бу практикага каршы килүчеләр дә булгандыр әле?

- Тарих битләренә күз салсак, керәшеннәр элек заманнардан бирле үз телләрендә келәүләр башкарган. 1869 елны Казанда шундый келәүләр башкарганнар. Совет чорында гына туктатылган ул. Дәүләт каршы торган, заманалар үзгәргәч, теләкләре кабат тормышка ашты. Керәшеннәр үз телләрендә гыйбадәт кылырга, йолаларын башкарырга теләк белдереп, сорап йөргәннәр. Ерпархия шулай көйләгән, рөхсәт биргән инде. Без беренче келәүне 1989 елның 23 декабрь көнне башкардык, анда кырыклап әби җыелган иде. Бу вакытта аны белүче дә юк иде, ул вакытта теләсә кемдә телефон да юк бит. Мин үземне зур эш башкардым дип уйламыйм, үзеннән-үзе керәшеннәр туплана башлады, авырлыклар очраттым дип әйтә алмыйм. Миңа гел булышып кына тордылар, чиркәү прихожаннары да гел теләктәш булды.

- Чиркәү сезгә тапшырылганда ташландык хәлдә булган. Йөрәгегез җитеп ничек бу зур эшкә алындыгыз?

- Монда үз көчеңә генә түгел, халыкка да таянасың. Алар миңа терәк булып торды. Төрле яктан булыштылар. Дәүләт булышты дип әйтә алмыйм, ә менә халык, Ходайга ышанучылар ярдәм итте. Көн дә, төн дә эшләдек, акчалата ярдәм итүчеләр дә табылды. Юлыбызда кирәкле, булдыра торган кешеләр дә очрап торды. Мин беркайчан да артык кайгыга батып йөрмәдем. Ходайдан көне җиткәч, чиркәү торгызылды.

- Чиркәү эчендәге бизәкләрне дә сез үзегез төшергәнсез икән?

- Бу эшне үзем генә башкармадым, остазлар да килде. Мәскәүдән килеп стеналарны язып, тәреләр төшереп чыктылар. Мин сылауны эшләдем. Семинариядә укыганда, иконопись классына йөреп, сабаклар алган идем. 8 ел укыганда җыру һәм тәре төшерү классы бар иде. Кем кайда өйрәнә, мин тәре төшерү серләренә өйрәндем.

- Сезнең җитәкчелектә "Җаңа Закон" (Гаһед, килешү) татарчага күчерелгән. Бу ничегрәк башкарылды? Ул элек тә булган, әллә анысы югалган идеме?

- Моңарчы да бар иде, әмма бөтен түгел иде. Башыннан ахырына хәтле 27 кенәгә, ә безнең 5 генә кенәгәбез бар иде. 4 Евангелие, "Изге Апостол эшләре" - болар тәрҗемә ителгән. Бу гамәлгә Беренче Бөтендөнья сугышына хәтле дә, Гражданнар сугышына хәтле дә алынганнар. Революциягә кадәр булганнары тукталган, югалган, беткән. Шуңа күрә, җитмәгән кенәгәләрне тәрҗемә итәргә һәм бастырырга туры килде. Россиядә "Библия"не тәрҗемә итә торган оешма бар. Аларның редакторлары безгә ярдәм итте. 2005 елны "Җаңа Закон" дигән кенәгә чыкты.

- Сез башка чиркәүләргә дә булышасыз икән?

- Епархия элек бер иде. Хәзер аны өчкә аердылар. Казан ,Чистай, Әлмәтнеке. Керәшеннәр берсен-берсе белә. Кенәгәләр, иман кирәк икән, яисә башка ярдәм сорасалар, булышабыз. Артык димләп беркемнең дә артыннан йөрмәдек. Кемнәрдер чиркәү торгызырга тели икән, аларга да ярдәм кулы сузабыз.

- Сезнең эздән баручы яшьләр бармы? Керәшеннәр, гадәттә, үз руханилары булын тели. Авылларда чиркәүләр дә ачыла, анда келәүләр уздырырга дин әһелләре җитәрлекме?

- Казанда семинария бар. Анда төрле милләт кешеләре укый. Шәхсән без беркемне дә, керәшенчә гыйбадәтләрне башкартырсың, дип үгетләп йөрмибез, андый максат та куймыйбыз. Гомерен рух әһеле булырга багышлаганнар алай да килеп чыга. Кайберләре бер генә түгел, берничә чиркәүдә келәү оештырып йөри. Кайберләрендә русча башкара, андый практика да кулланыла. Күрше чиркәүләрдән килеп укып китәләр. Мин үзем дә төрле авылларда йөреп кайтам. Чистайда, Чаллыда, Түбән Камада келәү иттек. Яңа Чишмә районының Ленино авылында булдык. Татарстан буйлап халыкны уятып йөреп кайтабыз.

- 2002 елда халык санын алган вакытта тавыш чыкты: керәшеннәр татар булып язылудан баш тартты.

- Дин ул тынычлыкка өнди. Без сәяси эшләрдә катнашмыйбыз. Без күбрәк дини якны кайгыртабыз. Дин бит татулык, тынычлыкны, сабырлыкны алга сөрә. Дөнья куптаруны түгел. Кем нәрсә кылангандыр, ә болай бездә барысы да тыныч узды.

IX гасырга хәтле үз телебездә келәү булмаган

- Сез дин әһеле генә түгел, галим кеше дә. Керәшеннәрнең килеп чыгышы тарихын сезнең авыздан ишетәсе килә.

- Керәшеннәр православиесе белән христиан дине бик электән килгән. Безнең тарих 16 нчы гасыр белән генә бәйләнмәгән. Яктыртылып китүе IX гасырда булган инде. Керәшеннәрнең аерым чиркәүләре, аерым школлары булган. Театр эшләгән, газет чыгарганнар. Шул вакытта керәшеннәр үсеп киткән. Аңа хәтле дин тәртипләре бер чамада барган. Кемдер аңлаткан, кемдер аңламаган. Келәүләр үз телендә алып барыла башлагач кына аң керә башлаган. Безнең IX гасырга хәтле үз телебездә келәү булмаган. Тәрҗемә итү булмаган. Ильминскийны хөрмәт итәбез, аның эшләре безгә булышты. Василий әти һ.б мәгърифәтчеләр бик күп тырышканнар. Без алар чәчкән изгелекне җыючылар гына. Кайчандыр чәчелгән "орлык" үсеп чыккан! Ул заманда Татарстанда керәшеннәр гыйбадәт кыла торган 50 чиркәү булган. Хәзер 34 чиркәү. Элек ике монастырь - ирләрнеке һәм хатыннарныкы, хәзер андый берәү дә юк. Барысын да яңадан кайтарып та булмый. Көчтән килгәнчә тырышабыз, үзебезнең гадәтләрне күтәрергә омтылабыз.

Безнең дин буенча ирнең бер генә хатыны була

- Кәбен койдыручылар еш мөрәҗәгать итәләрме?

- Бик күп түгел, сирәк-мирәк була. Без үзебез бик димләмибез. Кайбер чакта кеше кәбен коя да үзенчә уйлый, менә инде барысы да төпләнде дип. Әзрәк торып, бер-берсенә ияләнеп киткәч, аннары да кылабыз. Язылышу артыннан кәбен кою бик сирәк була. Күбесенчә, бергә озак яшәгән парлар килә. Бала чумдыру, бала тугач ук башкарыла.

- Сез 8 бала әтисе дә. Аларны тәрбияләргә дә җитешергә кирәк бит әле?

- Балалар үз ризыклары белән туа. Алар өчен мин артык кайгырмыйм. Берәүдән дә ким түгелләр. Мин аларны үземчә чиркәүгә таба өстерим. Кызларым чиркәүдә укып, җырлап йөри. Кечкенә улларым да чиркәүдә, келәүдә катнашалар. Алар барысын да белеп үсә, аларга күрсәтелә, әмма берсен дә ирексезләмим. Сезнең башка юлыгыз юк, дип тормыйбыз.

- Хатыныгыз кем?

- Томыш иптәшем Түбән Кама районыннан. Хәзер ул авыл юк инде, урамы гына калды. 1985 елдан бирле бергә гомер итәбез. Безнең дин буенча ирнең бер генә хатыны була. Шуңа күрә, бөтен көчне гаиләне сакларга түгәсең. Икебез ике яктан җәмәгать таралмасын дип тырышабыз, өч оныгыбыз бар.

Атнаның бер көнен Ходайга багышларга!

- Халыкны өндәүдә ниләр сөйлисез?

- Дин йөк түгел. Безнең кенәгәләрдә әйтелгән: (Иисус Христос сүзе) "Минем йөгем җиңел. Язык эчендә яшәү авыр". Язык кылу авыр, үтерешү, урлашу, талашу авыр. Шундый тормышта яшәү кыен, ә татулык эзләгән кешегә һәрчак җиңел. Ходай белән аралашу, иман уку җиңел, авыр йөк түгел ул. Кешенең башына андый очракта шакшы исәпләр килми. Дин ягында йөргән кешенең әшәкелек кылырга вакыты калмый. Иман иткән кешенең өмете күбрәк, начарлык кылып йөрергә исә вакыты булмый. Алты көн эшлисең, бер көнен Ходайга багышласаң яхшы, чиркәүгә йөрергә кирәк. Дин кешегә беркайчан да авырлык китерми. Бигрәк тә күнегеп киткән кешене диннән аерып алуы да мөмкин түгел. Чиркәүгә аяк үзе тартып тора, күңел үзе келәүгә ашкына. Күптән күрешмәгән дуслар келәүгә баргач очраша. Чиркәү алар өчен бәйрәм урыны шикелле булып чыга.

- Тихвин чиркәве янында Татарстан керәшеннәренең иҗат үзәге йорты төзелеп килә. Анда киләчәктә нинди чаралар, проектлар оештырылачак?

- Бу йортта диннән башка керәшеннәрнең бөтен чаралары да оештырылыр, дип уйлыйм. Җыр-бию, күңел ачу, фестивальләр. Керәшеннәрнең гореф-гадәтләрен пропагандалаучы үзәк булыр дип көтелә. Кенәгәләр бастырылыр, музей да оештырылыр дип планлаштырыла. Чиркәү белән янәшә булуы отышлы - барыбыз да бер тирәдә булачакбыз. Мәдәни чаралар өчен керәшеннәргә мәйдан кирәк иде инде.

- Рәхмәт, сезгә Павел Павлович!

Автор: Мөршидә КЫЯМОВА

Фото: Солтан ИСХАКОВ, Михаил ЗАХАРОВ

Чыганак: Intertat.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

9

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев