Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Керәшен чибәрләренә тавыш бирегез!

Керәшен чибәрләренә тавыш бирүне башлап җибәрәбез.

Иң күп тавыш җыйган кыз Мамадыш районы Җөри авылында узучы "Питрау" керәшен культурасы фестивалендә "Туганайлар" газетасының махсус дипломы белән бүләкләнәчәк.

Юлия Чубараева

Юлия Башкортстан Республикасы Бакалы районы Үмер авылы кызы. Аңа 19 яшь. Минзәлә медицина училищесында белем ала. Җырларга ярата. Үмер авылында музыка мәктәбенең хор бүлеген тәмамлаган. Фортепианода уйный.

Софья Камашева

Софья Менделеевск районы Иске Гришкино авылында туган, 16 яшь. Быел 10 классны тәмамлаган. Җырларга, биергә ярата. Авылның "Бигәшкәй" балалар ансамбле солисткасы. "Туым жондозы" - "Рождественская звезда» керәшен җыруларын яшь башкаручылар фестиваль-конкурсында катнашып, коллектив 2014 елда фестивальнең Гран- при бүләгенә лаек булды.

Анастасия Дементьева

Настя Питрәч районы Керәшен Сәрдәсе авылы кызы. Быел 8 нче классны тәмамлаган. Җырларга, биергә ярата. Питрәч районының Янсуар авылында узган "Питрау чибәре-2015" һәм "Ягымлы яз" конкурсында беренче урынны яулаган.

Лиана Антонова

Өченче ел "Керәшен чибәре" конкурсында икенче урынны алып, "Мисс Татарстан" республика матурлык конкурсында катнашуга лаек булган Лиана Антонова быел тагын бер тапкыр көчен сынап карарга булган. "Мисс Татарстан" конкурсында Лиана финалга чыгып, Интернет-сайтта иң күп тавыш җыеп, "Он-лайн" номинациясендә җиңүче булган иде. Ике ел элек конкурста катнашучыларның иң яше булган Лианага быел инде 17 тулган, һәм ул Алабуга мәдәният һәм сәнгать колледжының икенче курс студенты.

Милена Новикова

Милена Балык Бистәсе районы Казаклар Чаллысы авылы кызы. Аңа 16 яшь. Быел Котлы Бөкәш авылы урта мәктәбенең 10 классын тәмамлаган. Милена җырларга ярата. "Туым жондозы" - "Рождественская звезда" керәшен җыруларын яшь башкаручылар фестиваль-конкурсында да катнашты. Узган ел "Айбагыр" этнолагеренда ял итте.

Юлия Дувалова

Юлия Мамадыш шәһәрендә туган, бүген Казанда яши. Быел Казан Федераль университетының финанс-экономика институтында 3 курсны тәмамлаган. Университетта мәдәни чараларда еш катнаша. Йога белән шөгыльләнә. Соңгы вакытта керәшеннәр тарихы белән кызыксына башлаган. Март аенда узган Керәшен яшьләре лидерлары слетында да катнашты. "Керәшен чибәрендә катнашуымны Мамадыш районы Чия башы авылында гомер иткән әбием һәм бабамның якты истәлегенә багышлыйм", - ди Юлия.

Наталия Ямщикова

Наталия Кайбыч районы Соравыл (Янсурино) авылында туган. Аңа 22 яшь. Казан кооператив институтының экономика факультетын кызыл дипломга тәмамлаган. Мәктәп, институт елларында "Йолдызлык", "Сандугач керде күңелгә", "Алтын каләм", "Студентлар язы", "Студентлар йолдызы" һәм "Бизнес проект" конкурсларында катнашып җиңүләр яулый. Хәзер Казанда "Ак Барс" банкында өлкән специалист булып эшли. Ирланд биюләре белән шөгыльләнә.

Татьяна Ефремова

Таня конкурста Яшел Үзән районын яклаячак. Аңа 18 яшь. "Туым жондозы" - "Рождественская звезда" керәшен җыруларын яшь башкаручылар фестиваль-конкурсының дипломанткасы. "Айбагыр" этнолагеренда ял иткән. Быел урта мәктәпне тәмамлаган, Казан дәүләт консерваториясенә укырга керергә җыена.

Алиса Исакова

Алиса җаны-тәне белән керәшен моңына, культурасына гашыйк кыз. Быел ул Мамадыш районы Дүсмәт урта мәктәбенең унынчы классын тәмамлады, аңа 16 яшь. Авылның "Тәңкәләр" балалар фольклор ансамбле солисткасы. "Туым жондозы" - "Рождественская звезда" керәшен җыруларын яшь башкаручылар фестиваль-конкурсында беренче дәрәҗә Лауреат исеменә дә лаек булды. Дүрт ел рәттән "Айбагыр" этнолагеренда ял итеп, халкыбыз турында белемнәрен арттырган.

Екатерина Максимова

Катя Питрәч районы Керәшен Сәрдәсе авылы кызы. Быел 10 классны тәмамлаган, 15 яшь. Уңган-булган, һәр эшкә өлгер. Былтыр Керәшен Сәрдәсе авылында узган "Ягымлы яз" конкурсында катнашып, икенче урын яулаган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев