Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Керәшен чибәре - "Татар моңы - 2016" конкурсы лауреаты

Кичә Камал театры сәхнәсендә "Татар моңы - 2016" яшь башкаручылар телевизион конкурсының гала-концерты үтте.

Быел конкурста "Кряшен Чибяре - 2012" титулы иясе Ольга Бачкова һәм "Кряшен Чибяре - 2016" конкурсы финалисткасы Лиана Антонова да катнашты. Кызлар икесе дә Алабуга мәдәният һәм сәнгать колледжы студенткалары. Конкурста 25-30 яшьлек хатын-кызлар тавышы категориясенең "Вокал, соло" номинациясендә көч сынаштылар.

Ольга Бачкова "Татар моңы"ның сайлап алу турларын уңышлы үтеп, фестивальнең гала-концертында чыгыш ясап, 3 дәрәҗәдәге лауреат исеменә лаек булды.

- Жюри беренче турда 200дән артык конкусант видеоязмаларыннан иң яхшыларын сайлап алган. Мин анда "Сагыну" (М.Җәлил сүз., З. Хәбибуллин муз.), һәм "Әрәмәлек" татар халык җырын башкарган идем. Икенче турга бары 70 конкурсант кына үткән. Алабугадан бишәү идек. Өченче турда "Голос" тапшыруы финалисткасы Сәйдә Мөхәммәтҗанованың безнең номинациядә җырлавы бераз каушатты да. Сынатмадым. Марий Иленнән килгән гөсләчеләр ансамбле белән "Сандугач сайрыйдыр" исемле керәшен җыруын да башкардым. Җиңү китергән соңгы көчле җырым - керәшен халык җыруы "Чуклы тал" булды. Фестивальгә миңа көч биреп торырга әти-әнием, дусларым, тулы бер микроавтобус колледж студентлары килделәр. Бәхетемнең чиге юк иде бу көнне. Әти-әниемә, вокал укытучым Людмила Гатауллинага, Алабуга мәдәният һәм сәнгать колледжы директоры Альфира Акберовага, барлык туганнарыма, дусларыма минем өчен тавыш биргәннәре һәм теләктәшлек күрсәткәннәре өчен зур рәхмәтемне җиткерәм", - дип сөйләде Ольга Бачкова.

Оляның бер тик торганы юк. Конкурсларда катнашу, сессия, диплом эше язу - барысы бергә бара икән. Әле җырчы Гүзәлем һәм Салават Миннехановлар белән гастрольләрдә дә йөри икән. "Өч-дүрт сәгать йокы эләгә. Шулай йөрмәсәң, кем йөрсен синең өчен. Тырышабыз инде, Ходай үзе генә белә", - ди җырчы кыз. Карендәшебезне әлеге җиңү белән котлап, аңа алга таба да иҗади уңышлар телибез.

Тагын укыгыз:

Кряшенские красавицы - участницы конкурса «Татар моңы-2016»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев