Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Керәшен чибәре чит илдә ял иткән

Җәйнең соңгы көннәре белән куанабыз. Отпуск чорлары да тәмамланып килә. "Кряшен Чибяре - 2016" җиңүчесе Татьяна Ефремова Туниста ял итеп кайткан.

Таня әти-әнисе һәм энесе белән ун көн буена Тунисның матур җирләрендә, диңгез буенда ял иткән. Татарстаннан килгән башка туристларны да очратканнар.

- Төрле экскурсияләргә йөрдек - барлык йортлар ак төстә, ә менә ишек-тәрәзәләре зәңгәр булган Гашыйклар шәһәрендә дә булдык. Мондагы законнар буенча, йортларны бүтән төскә буярга ярамый икән. Тунислар туенда да булдык - җиде көн буена 600әр кунак белән бәйрәм итәләр икән! Аларның биюләрен, гореф-гадәтләрен күрү куанычлы булды. Бик күп сувенирлар алып кайттык. Барысы да шәп булды. Ләкин туган якка кайтып төшкәч, барыбыз да бертавыштан "Шулай да, Казан матуррак шәһәр", дидек. Кунакта яхшы булса да, өйдә рәхәт шул, - дип сөйләде безгә Татьяна.

Таня конкурста җиңеп алган акчага ял иткән, дип уйламагыз. Ул акчаларны җиңүче кыз Республика көнендә бер мохтаҗ балага тапшырачак.

Тиздән безнең чибәребез ныклы эшкә тотыначак - Таня Нәҗип Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясенең татар музыкасы һәм этномузыкология бүлегенә укырга керде.

Тагын укы: Таня булдырды!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев