Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Керәшен авылларында сакланып калган үзенчәлекле нинди йолалар бар?

Олы көн керәшеннәр өчен иң изге бәйрәмнәрнең берсе. Бу бәйрәмне уздыруда халкыбызның үзенчәлекле, кабатланмас йолалары, гореф-гадәтләре бар.

Сүзем шул йолаларның берсе турында булачак.

Безнең авылда Пасха, бәйрәм алды көн бик матур үтә. Олы көн алдыннан иртәнге якта бәйрәмгә әзерләнү эшләре эшләнелә: кулич пешерелә, суган, каен суына, төрле төсле буяуларга йомыркалар маныла. Кичке якта авыл кешеләре бәйрәм келәвенә әзерләнә. Келәү вакыты җиткәч, чиркәүгә халык агыла башлый. Бәйрәм келәве төнге уникеләргә кадәр дәвам итә. Келәүне тәмамлагач, бар авылга бәйрәм көне җитте, дип чаң кагыла, авылга Изге Пасха хәбәре тарала.


Безнең әби-бабаларыбыз Олы көн төнендә авылда тыныч булырга тиеш дип ышанганнар. Шулай да, минем әтиемнең сүзләре буенча, элегрәк безнең як керәшен авылларында бер үзенчәлекле йола уздырганнар. Пасха бәйрәме җитү белән авыл егетләре, ир-атлары күккә каратып, бәйрәм хөрмәтенә берничә тапкыр мылтыктан ата торган булганнар. Бүгенге көндә безнең авылда бу йоланы үтәмиләр. Чиркәү чыңының тавышларын мылтыкның яңгыравы белән бозып, матур да булмас иде кебек.
Бу йола Теләче районы Субаш авылы халкына да таныш. Ул турыда без Субаш авылы кызы, Керәшен яшьләре хәрәкте активисты Анастасия Яковлева белән фикер алыштык. Аның сүзләренчә, элегрәк Субаш авылында да бәйрәм җитү хөрмәтенә мылтыктан атканнар. Субашта бу йола бүгенге көндә дә бар. "Папалар заманында мылтыктан атсалар, безнең буынның үз йоласы бар,- дип сөйләде Анастасия. Авыл чиркәвендә келәү бетү белән, төнге уникеләр тирәсендә, Пашка тавы башында зур учак ягыла. Бәйрәм җитмичә, авылда музыкалар уйнатылмый, тынычлык бозылмый. Бәйрәм җитүгә, тау башына авыл яшьләре җыела. Шул ук вакытта тау башыннан дөрләп янучы машина тәгәрмәчен төшерәләр, Пасха йомыркалары ашыйлар, матур итеп бәйрәм уздыралар икән. "Бу йоланы яшьләр якын итә. Ел да бәйрәмдә кеше саны арта гына", - ди ул.



Бу йола борынгыдан киләме, әллә инде яшьләр уйлап тапканмы монысы билгесез, диләр Субаш яшьләре. Ничек кенә булса да, субашларның Пасха бәйрәмендә үткәрелә торган бу йолалары игътибарга лаек. Бар бәйрәмнәрдә дә керәшеннәр үз кабатланмас йолалары бар дигән сүз бит ул.

Анастасия Яковлева фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев