Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Керәшен авыл мәдәният йортлары республика конкурсының финалистлары булдылар - фото

Бүген Лаеш районы мәдәният йортында «Иң яхшы авыл клубы һәм мәдәният йорты» республика конкурсының финалы узды. Бирегә Татарстан Республикасының муниципаль һәм зона этапларында җиңүче 35 мәдәният йорты вәкилләре җыелды

Катнашучылар дүрт номинациягә бүленгән иде. Болар - “Халкы 200 кешегә кадәр булган торак пунктның авыл клубы”, “Халкы 200дән 300гә кадәр булган торак пунктның авыл мәдәният йорты”, “Халкы 500 кешегә кадәр булган торак пунктның авыл клубы, авыл Мәдәният йорты, “Халкы 500 һәм аннан да күбрәк кешесе булган торак пунктның  авыл Мәдәният йорты”.

Һәрбер номинациянең дә төгәл үз вакыты бар. Мәсәлән,  “Халкы 200дән 300гә кадәр булган торак пунктның авыл мәдәният йорты” номинациясендә катнашучы Сарманнан Ләке, Балык Бистәсеннән Казаклар Чаллысы авыл мәдәният йортлары сәгать 12.00 - 14.00 кадәр вакыт аралыгында чыгыш ясадылар. Ә менә иң соңгы номинациядә чыгыш ясаучы Түбән Кама районынның Олы Афанас авылы мәдәният йорты сәхнәгә кичке бишләрдә генә чыкты. Шушы вакыт аралыгында конкурсантлар мәдәният йортларының эшчәнлекләрен тасвирлаган презентацияләр якларга һәм концерт номеры тәкъдим итәргә тиеш иделәр. Жюри презентациянең эчтәлеген генә түгел, чыгыш ясаучыларның үз эшләрен күрсәтә белүләрен дә бәяләделәр. Презентацияләрне яклау өчен нибары 5 минут бирелде. Регламентны үтәмәүчеләрнең чыгышларын жюри членнары бүлдерергә дә мәҗбүр булды.

Сарман районы Ләке авылыннан килгән коллектив сәхнәдә Питрау бәйрәменнән күренешләр тасвирлады.

"Ләке мәдәният йортыннан 24 кеше килдек: "Игәнә" халык, "Айбагыр" балалар ансамбльләре. Балалар белән ике төрле бию биедек", - дип сөйләде Ләке мәдәният йорты сәнгать җитәкчесе Римма Тимирова. Әлеге конкурста җиңүчеләргә  музыка кораллары, мебель, мәдәни-спорт инвентаре сатып алу, сәхнә костюмнары һәм киемнәре тегү өчен акчалата сертификатлар биреләчәк. "Конкурста җиңсәк,  костюмнарыбызны яңартырга телибез", - диде Римма Тимирова.

Балык Бистәсе районы Казаклар Чаллысы авылыннан 5 кеше катнашты, алар арасында "Нур" халык ансамбле солистлары Сергей Новиков, Валентина Ефимова, Нина Никифорова һәм Татьяна Степановалар бар иде. Әлеге коллектив керәшеннәрнең иң борынгы һәм матур йолаларының берсе - кыз кешенең, кияүгә чыгар алдыннан, туган йортында соңгы төн уздыруын сайлаган иде.

Күренештә авылның борынгы көйләрен башкардылар, туйга кызны киендерү тәртибен күрсәттеләр. Казаклар Чаллысы мәдәният йортының директоры Валентина Ефимова да конкурска карата үз фикерен әйтте. "Әгәр дә без, әлеге билгеләнгән грантны отабыз икән, "Нур" ансамбленә яңа костюмнар тектерер идек. Бу конкурс авыл мәдәният йортлары өчен бик мөһим. Тәҗрибә туплау, уртаклашу, үзеңне күрсәтү, үзеңнең көчеңне сынап карау өчен дә бик кирәкле", - дип сөйләде ул.

Олы Афанас авылы мәдәният йорты иң соңгы һәм иң күп катнашучыларны тәшкил иткән номинациядә тәкъдим ителде. Авыл мәдәнияте коллективы арасында "Серле Мәләнчек" халык ансамбле дә булды.

Мәдәният йорты җитәкчесе булып эшләү өчен хыялыйлык, таләпчәнчелек тә кирәк. Җаваплылык та бик зур. Эшемене бик яратам. Чөнки, мәдәнияттә кеше гөрли, алга бара, яшәрә. Кеше арасында эшләү үзеңне сынау, үзеңне күрү ул. Сезонны сентябрьдә ачабыз, июньдә ябабыз. Сабантуйлардан соң бер-ике авылга чыгып керәбез дә, авылыбызның бөтен артистлары бергә клубка җыелып эшебезгә йомгак ясыйбыз. Күчтәнәчләр, бүләкләр алып, матур теләкләр теләп, табын корабыз.

Бу хакта тулырак: https://intertat.tatar/society/iske-ri-m-d-niyat-yorty-it-kchese-ravil-nasyybullin-d-rtenche-d-r-d-ge-yaman-shesh-dig-nd-d-yd-gel-r/

Конкурсның җиңүчеләрен 28 октябрьдә Габдулла Тукай исемендәге Татарстан Дәүләт Филармониясендә игълан итәчәкләр.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев