Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Керәшен авыллары аша сәяхәт

Туган якның тарихы һәм традицияләре белән кызыксыну Россиядә этнографик туризм формалашуга китерә. Узган елның декабрь аеннан башлап, экскурсия маршрутларын барлау, өйрәнү, алга таба яңаларын булдыру уе белән, экскурсоводлар үзләре Татарстанның төрле авылларына экскурсиягә чыктылар. Иң беренче төбәк Питрәч ягы булды.

Керәшен Сәрдәсе

Керәшен Сәрдәсе авылы музеенда "Чулпы" фольклор ансамбленең керәшен җыруы җырлап каршы алуы кунакларның күңеленә хуш килгән. Ансамбль белән бергә җырлап-биеп, "Йөзек салыш" һәм башка уеннар уйнап, рәхәтләнеп ял иткәннәр кунаклар. Авыл музеендагы бай экспонатларны карап, музей бинасының бай тарихы белән танышу да алар өчен бик кызыклы булган.

Әлбәден

Аннан соң экскурсоводлар Әлбәден авылындагы Петр Гаврилов музеенда булганнар. 2010 елда ачылган бу музейга кунаклар еш килә. Монда Советлар Союзы Герое майор Гавриловка кагылышлы материаллар, керәшеннәрнең тарихын яктырткан әйберләр күп. Страус фермасында да булып, әлеге кошларны хәйран калып күзәткәннәр килүчеләр.

Питрәч

Питрәч стадионында уздырыла торган "Скорлупино" бәйрәме, быел аның кайда һәм кайчан үткәрелүе турында белешеп, авылларның тарихы, исемнәре белән кызыксынганнар. Кунакларда Питрәч районы белән танышу, күп истәлекле урыннарда булу уңай тәэсир калдырган.

Бу елның 23 маенда җирле депутатлар журналистлар Түбән Кама районы Шәңгәлче авыл җирлегенә караган авылларга сәяхәт ясаган. Алар туристлар килеп карарлык тарихи истәлекле урыннарда булганнар. Иң элек Балчыклы авылына тукталганнар.

Балчыклы

Изге апостоллар Петр һәм Павел храмына кергәннәр, мәдәният йорты белән танышканнар. 18 гасыр башында төзелгәнт иске храм 1937 елда сүтелгән. 2000 елда аның урынына кечкенә генә Ходай йорты төзелгән. 2012 елда яңа храм төзү эшләре башланып, ике елдан ул тулысы белән аякка баскан. Авыл кешеләре әйтүенчә, чиркәүнең нигезен салганда, монда 1813 елгы тимер акча табылган. Бу храмның бай тарихы булуын аңлата. Чиркәүдә служба ике телдә алып барылганга, күрше рус һәм керәшен авылларыннан да киләләр икән.

Керәшен халкының культурасы белән танышу авыл клубында дәвам иткән. "Балчыклы җиңгиләре" фольклор ансамбле кунакларга театральләштергән "Пасха" бәйрәмен күрсәткән. Клуб мөдире Надежда Анисимова әйтүенчә, монда милли бәйрәм, чаралар еш уздырыла икән. Ул килгән кунакларны һәрчак ачык йөз белән каршы ала, борынгы көнкүреш әйберләре саклана торган музейга чакыра. Керәшеннәрнең йола-бәйрәмнәрен күрсәтеп, туристларны милли ризыклар белән сыйларга да әзер булулары турында белдергәннәр Балчыклы авылында.

Кашай

Кызыклы экскурсия Кашай авылында дәвам иткән. Кунаклар анда кадак кулланмыйча агачтан салынган Иоанн Предтечи храмын караганнар.

Келәтле

Кунаклар Келәтле авылына килгәч чишмәгә, изге апостоллар Петр һәм Павел исеменә төзелгән купельгә барган. Соңрак Ташлык авылының изге "Таш чишмә"сендә дә булганнар. Соңгы вакытларда кешеләр чишмә янындагы коймага сөлгеләр бәйләүне традициягә керткәннәр икән.

Ташкирмән

Ә менә Лаеш районының Ташкирмән авылында туристларны инде күптәннән кабул итәләр. Әле күптән түгел генә Франциядән үк килгәннәр. Авылның "Сүрәкә" ансамбле керәшеннәрнең борынгы жыруларын жырлап, самавыр торбасы кагып, парлы бию дә күрсәткән. Сүрәкә кию (баш бәйләү) буенча мастер класс үткәргәннәр. Килгән кунакларны төрледән - төрле балык ризыклары белән сыйлап, "Лаеш шулпасы" ашатканнар. "Сүрәкә" ансамбле җитәкчесе Валентина Казанбаева әйтүенчә, мондый экскурсияләр туристларга бик ошый икән.

Черкас

Күптән түгел генә Алабуга районы Черкас авылына да яшьләр форумыннан туристлар килгән. Алар башыру качын (поклонный крест), мәктәп музеен, изге чишмәне караганнар. "Лошамобиль"дә йөргәннәр, кара мунчада чабынганнар, кәрҗин үрү буенча мастер-класс караганнар.

Ә бит, бер карасаң, һәрбер керәшен авылы туристлар кабул итә алыр иде. Авылларыбызның саны кими бару күзәтелсә дә, бу исемлеккә елдан-ел яңа авыллар өстәлер, дип өметләник.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев