Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Керәшен ашлары жюрига ошармы?

Иртәгә, 22 сентябрьдә, Казанда "Татарстан халыклары ашлары" ("Кухни народов Татарстана") бәйге-фестивале узачак.

Бәйге Халыкара көллият сервисы һәм Татарстан Халыклары дуслыгы йорты базасында үткәрелә. Биредә катнашучылар иртән көллияттә татар, рус, керәшен, мордва, чуваш, мари, болгар һәм башка халыкларның милли ризыкларын пешерә. Ризыкларны тәкъдим итү 16.00 сәгатьтә Халыклар дуслыгы йортында узачак.

Исегезгә төшерәбез, былтыр бу бәйгедә катнашып, керәшен командасы (Юлия Губина - "Туганайлар" журналисты, Алена Харитонова - керәшен иҗтимагый оешмасы специалисты, Екатерина Максимова - "Бәрмәнчек" ансамбле администраторы) Покрау бөккәннәре пешереп, өченче урын алган иде.

Быел уңганлыкларын бүтән актив кызларыбыз сынап карый. Алар жюри составын, нәрсә пешереп, таң калдырыр икән?! Анысын иртәгә белербез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев