Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Керәшен артистларыннан дүрт яңа җыр дөнья күрде

Быелгы көзнең уңышлары мулдан булды. Мондый фикерне соңгы айларда кайнар табадан төшкән яңа җырларның саны буенча да әйтергә була.

Яраткан керәшен җырчыларыбыз – “Бермәнчек" фольклор ансамбленең солисты Александр Игнатьев, Казан консерваториясенең студенты Алина Ахметшина-Майорова, эстраданың яшь йолдызы Игорь Дмитриев, “Туганайлар” редакциясенең декрет ялындагы журналисты, җырлар авторы булып та танылган кызыбыз Надежда Токранова – дөньяга үзләренең яңа иҗат җимешләрен тәкъдим иттеләр.
Артистлар үз җырларында мәхәббәт, тормыш мәгънәсе, хәтта керәшен кызлары темасын да күтәргән.  Алина Ахметшина-Майорова сөйгән ярына йөрәген тапшыра, Игорь Дмитриев тормыш, дөнья ямен күрә белергә өнди, ә менә Надежда Токранова мәхәббәтен урманнардан эзләп йөргән мәлдә, Александр Игнатьев үз җырында керәшен кызларына соклана. Ни дисәң дә, яшьләребез дәрәҗәле исемнәре булган артистларның артларыннан горур гына, тузаннар уйната-уйната, атлап киләләр! Бу инде, лаеклы алмаш үсә, дигән сүз.

Сез дә җырчылырыбызның иҗат җимешләрен татып карагыз.

1. Александр Игнатьев - "Керәшен кызлары" - Гульфия Шакирова сүзләре, Александр Игнатьев музыкасы.

2. Алина Ахметшина-Майорова - "Йөрәгем сиңа" - В.Мәхмутова сузләре, А.Замалетдинов музыкасы.

3. Игорь Дмитриев - "Дөнья яме".

4. Надежда Токранова - "Сине уйлап" - автор сүзләре, музыкасы.

Фото: артистларның шәхси архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

21

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Сүз дә юк, әлеге яшьләребез бик тә талантлы. Һәрберсенең иҗаты игътибар итәрлек! Александр, мәсәлән, безнең керәшен кызларына нинди дөрес сыйфатлама бирә! Афәрин!!! Ләкин якташыбыз Игорь Дмитриевның иҗаты тирәнрән мәгънәле, фәлсәфирәк, һәр буын вәкилен туктап уйланырга мәҗбур итә кебек. Ничектер, хыялый түгел, реаль, чынбарлык. Әйе, ничектер, җитлеккән кеше күзлеге аша үткән иҗат шикелле. Надежда Токранованың иҗаты шулай ук аерым игътибарга лаек, минемчә. Чын иҗат җимеше! Рәхмәт диям барысына да. Зур иҗади уңышлар сезгә. Җыр чишмшләрегез тагын та мулрак сулы булсын, моңнарның тагын да күңел кылларының һәрбер күзәнәгенә үтәрлекләре тусын.

    • аватар Без имени

      0

      0

      Нинди талантлы безнең керәшен яшьләре, сокланмыйча мөмкин түгел!