Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Келәтле кызы – Европа чемпионы!

​​​​​​​Мәскәүдә регби буенча Европа чемпионаты үткәрелеп, анда Россиянең кызлар җыелма командасы беренче урынны яулады. Бу командада чыгыш ясап, һәркайсы алтын медальгә ия булган биш кызның берсе – якташыбыз, Түбән Кама спортчысы Людмила Артамонова

Мәскәүдә регби буенча Европа чемпионаты үткәрелеп, анда Россиянең кызлар җыелма командасы беренче урынны яулады. Бу командада чыгыш ясап, һәркайсы алтын медальгә ия булган биш кызның берсе – якташыбыз, Түбән Кама спортчысы Людмила Артамонова.

Люда – чыгышы белән Түбән Кама районының борынгы керәшен авылы Келәтледән. 1999 елда ун яшьлек кыз бала шәһәребездәге «Шинник» спорт комплексына килеп, җиңел атлетика белән шөгыльләнә башлый. Биредәге иптәшләренең барысыннан да кечерәк буйлы булса да, кечкенәдән нык ихтыярлы, тырыш, максатка омтылучан Люда тиз арада үзен өметле спортчы итеп таныта.

Җиңел атлетиканың иң катлаулы төрләреннән берсе булган барьерлар аша йөгерүне аеруча үз итә кыз. 16 яшендә ул инде яшьтәшләре арасында Россия күләмендә дүртенче урынга чыга, 18 яшендә юниорлар (18-20 яшьлекләр) арасында ил беренчелегенең көмеш призеры була, Россиянең спорт остасы исемен алу өчен тиешле нормативны үти. Аннан соң, тренерлары Елена һәм Нәфис Сәйфиевләрне тагын да сөендереп, рәттән ике мәртәбә, 2008 һәм 2009 елларда, Россия чемпионы исемен яулый...

Ә 2013 ел Людмиланың тормышына зур үзгәрешләр алып килә. Кызның ныклы физик әзерлеген, илкүләм ярышлардагы уңышларын күреп, аңа спорт белән профессиональ нигездә шөгыльләнергә тәкъдим итәләр. Тик менә җиңел атлетика түгел, ә ... регби белән. Регби (кул тубы) – безнең илгә Америкадан килгән спорт төре, чагыштырмача яңа булса да, инде Олимпия уеннары программасына да кертелгән. Һәм бу яңа төрне үзләштерү өчен, Түбән Кама кызын Красноярск шәһәренә, күп мәртәбә регби буенча Россия чемпионы булган «Енисей СТМ» командасына чакыралар. «Шинник»тагы тренерлары белән киңәшләшкәч, Людмила тәвәккәлләп карарга була.

Күпләрне гаҗәпләндереп, регби уйнарга бик тиз өйрәнә, алай гына да түгел, кыска вакыт эчендә команданың иң оста уенчыларыннан берсенә әйләнә ул. «Енисей СТМ»ның ил күләмендәге чираттагы җиңүеннән соң, Артамонованы Россиянең җыелма командасына кертәләр. Бу ышанычны да аклый, халыкара турнирларда Европаның һәм Азиянең иң көчле командаларына каршы оста уйный, хәтта Фиджи утраулары, Яңа Зеландия, Австралия кебек ерак җирләрне дә күреп кайта якташыбыз.

Кызганыч, әмма зур спортта җитди травмалар алу  – гадәти нәрсә. Людмила тезен имгәтеп, операция ясатырга мәҗбүр була. Дәваланып, яңадан сафка басканчы, елга якын вакыт уза. Аннан соң яңадан, авыртуларны, арганны, борчылуларны җиңеп, туктаусыз күнегүләр, җыеннар, турнирлар...

Һәм менә Людмиланың, кем әйтмешли, «йолдызлы сәгате» җитә, ул – регби буенча Европа чемпионы. Финалда Россия җыелма командасы Испания кызларын 9:0 исәбе белән җиңә, һәм бу тугыз тупның икесен көндәшләре капкасына Артамонова кертеп, илебез командасының чемпион булуына саллы өлеш кертә.

Европа чемпионатыннан соң ук Түбән Камага кайтып, Люда «Шинник»ка килде, шатлыгын үзенә зур спортка юл ачкан остазлары Елена һәм Нәфис Сәйфиевләр белән уртаклашты. Ә алда – яңа үрләр. Аерым алганда, киләсе елда регби буенча дөнья чемпионаты булырга тиеш, ул Румыниядә яки Молдавиядә узачак, диләр. Якташыбызга уңышлар гына юлдаш булсын, куйган максатларына ирешергә язсын.

Виктор Шадрин

Тулырак: http://nkamsk-rt.ru/news/sport/keltle-kyzy-evropa-chempiony

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Гордимся!!!молодец