Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

«Келпеткеч» алып кайттым

Олы көн алдыннан бар яктан да чистарынабыз. Ураза тотабыз, өйләрне юабыз, йорт җирләрен тәртипкә китерәбез. Шундый өмәләр вакытларында да халкыбыз үзенә кызыклык таба белгән. Шуларның берсе - «келпеткеч». Хәзерге заман яшьләре өчен бу сүз бернәрсә аңлатмаса да, өлкән буын әлеге үзенчәлекле «уенны» әле яхшы хәтерли. Газетабызның бер укучысы «келпеткеч» турында мавыктыргыч балачак хәтирәсен язып җибәргән. Ә сезне «келпеткеч» артыннан җибәргәннәре булдымы?

Кеше, картайгач, яшь чагын искә төшерә, ди. Мин дә сезгә үземнең балачак истәлекләремне һәм кызык хәл турында, үзебезнең Тукай районы Борды авылы сөйләм телендә язарга булдым.

Иртән җокыдан уянып китсәм, тәрәзәдән әтәч кычкырган, кошларның черек-черек итеп черкелдәгәне эшетелә. Кояш инде күптән җалтырап чыккан. Кече якта әтей белән әнейнең сөйләшкәне эшетелә: “Бүген күреше Тегермәнче Анналар өй җуу өмәсе итәләр, шунда керербез. Син Микулай берәр кашыйаклык мунчала әзерләле, мин кәкере пычакны алырым, эстинә кырырга”,- дей әней. Әйбәт икән алайса, мин әйтәм, безгә дә эш була, сый да була. Тиз генә торып киендем, сөт кенә эчтем дә, мин дә артларыннан иярдем. Әкереннәп өмәчеләр җыелды. Бәчтүк Барбара түтейләр, Камыш Думый җиңгейләр керде. Безгә, бала-чагага, өйдән ишек алдына мендәр, җурган, вак-төякне чыгарырга куштылар. Эскәмия-сәкеләрне олылар чыгарды. Ир-атлар җорт тирәсен, ишек алдын җыештырды. Катын-кызлар иң беренче эш итеп, чиста чүпрәк, чиста су белән бик кадерләп тәреләрне сөрттеләр, тәре алдын, тәре почмагын җыудылар. Шуннан суң гна түшәм, тәрәзә, эстинәне кырып җуа, пич агарта башладылар. Оклау-куна такталарын кырып җуу безгә. Сап-сары булганчы кырып җыусагыз, Оло көндә кызыл күкәй белән “әтәч” (кампит) сезгә, дейләр. Әнейләр өйне җуып бетереп, идәнгә күчте: Анна түтей самауарына көйрәтеп чыра салдыда, миңа: “Барале кызым,  Карамзин Анна тутаңа кереп чык әле, аның “келпеткече” булырга тейеш эе, сорап чык әле”,- диде. Җомыш кушкач, мин тыңнарга тейеш бит, чыгып киттем. Карамзиннар җул аркылы гна тора. Ә урамга чыксам, бөтен ауыл өстеннән шап та-шоп түшәк-җастык каккан тауыш эшетелә. “Анна түтей, - мин әйтәм, - мине шундый җомыш белән керттеләр: “келпеткеч” кирәк”,- дим. Анна түтей аузын тотып кна җылмая. “Белмим шул, калды микән?  Казер чоланнан чыгып карыйм әле, әзерәк көтеп тор”, - дей. Гәҗиткә төрелгән бер төргәк тотып керде. “Чыкканда ачып карама, өйгә кергәч, түшәмгә чөйөп җибәр”,- дей. Кая инде ачып карау, мин аны кош тоткан шикелле генә тотып, чәчелә-түгелә күрмәсен дип чыктым. Какуй түшәмгә ату. Өйгә кергән эем, менә бөтенесе көләләр. Микулай, Микулай, кер әле, кызың “келпеткеч” алып чыккан, дейләр. Мин аптырап басып торам, нигә көләләр икән дип. Аннары әней килеп аркамнан сөйде дә, миңа түгәрәк кампит белән тәбикмәк бирде. Ә ул “келпеткеч” дигәннәре чей күкәй белән тауык бугы икән. Менә шуларны уйлыйм да, ничек матур җәшәгәннәр безнең әтей-әнейләр, дим. Байлыклары да булмаган, капка төбе саен 2-3 машинада да тезелеп тормаган, эшләрен дә бергәләп эшләгәннәр, шаярырга да багыт тапканнар.

Фото: Ак кофтадан  — Татьяна. 1964-1965 еллар

Татьяна Дусманова, Тукай районы, Борды авылы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев