Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Күңелдән күңелгә туры юл

Чаллы шәһәрендә күп балалы, керемнәре әз, тулы булмаган семьяларда, социаль учреждениеләрдә тәрбияләнүчеләр, инвалид балалар өчен күңелле бәйрәм үтте. "Наше наследие" хәйрия фонды кысаларында оештырылган "Йолдызлар фабрикасы" дип аталган әлеге чарага 150 бала махсус чакырылган булса, үзләре килеп кушылучыларны да исәпләсәң, балалар саны өч йөздән дә артып китте.

Өстән сибәләп торган яңгыр да балаларның һәм оештыручыларның кәефен төшерә алмады. Мәйдандагы бер бала да читтә басып тормады. Популяр балалар җырлары музыкасы астында шаян клоуннар монда килүче һәр сабыйны җырлатты да, биетте дә, уйнатты да. Шушында ук оештырылган "Йолдызлар фабрикасы"нда җиңүчеләр исә, төрле костюмнардан чыгып, рок-группа концерты күрсәтте. Илебездә генә түгел, халыкара музыкаль конкурсларда җиңү яулаган инвалид балаларның чыгышларыннан соң, мәйдан алкышлардан шау итеп торды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чаллы балалар дети Челны Фабрика звезд