Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Күңелдә юшкын калды

Ноябрь ае - бәйрәмнәргә мул ай. Шуларның иң олылары - 4 ноябрьдә үтә торган Халыклар дуслыгы һәм бердәмлеге көне, икенчесе - 6 ноябрь - Республикабыз Конституциясе көне. Болай аерып куюым - калганнарының дәрәҗәсен төшерү өчен түгел, алай дип уйлый күрмәгез. Бу икесе - Республикабызда яшәүче төрле милләт халыкларына бердәй игътибар...

Ноябрь ае - бәйрәмнәргә мул ай. Шуларның иң олылары - 4 ноябрьдә үтә торган Халыклар дуслыгы һәм бердәмлеге көне, икенчесе - 6 ноябрь - Республикабыз Конституциясе көне. Болай аерып куюым - калганнарының дәрәҗәсен төшерү өчен түгел, алай дип уйлый күрмәгез.

Бу икесе - Республикабызда яшәүче төрле милләт халыкларына бердәй игътибар бирелә, һәр милләт үзенең байлыгын, үзенчәлеген, нәрсәгә сәләтле икәнен күрсәтергә мөмкинлек ала торганнары, дип саныйм. Түбән Кама шәһәрендә дә зурлап билгеләп үтелә алар.

Быел да 4 ноябрь көнне Халыклар дуслыгы һәм бердәмлеге бәйрәмен олылап уздырдылар. Халыклар иҗаты йортының концертлар залы тамашачы белән шыгрым тулы иде. Залга күз йөртеп, карендәшләребез дә бик күп җыелганын күреп алдым, моңа бик сөендем.

Менә сәхнәгә төрле милләт киемнәреннән булган биючеләр чыгып басты. Татар костюмыннан да, урысныкыннан да, удмурт, мари һәм бүтән халыкларныкы да. Һәрберсенә берәр минут чамасы вакыт бирелеп, алар шунда ук милли биюләрен биеп чыктылар. Дәртле, җитез хәрәкәтләрдән сәхнә түре ялык-йолык килеп торды. Төрле халык киемнәрендә чыгып, бию күрсәтүчеләр - Түбән Кама шәһәренең "Нардуган" халык бию ансамбле артистлары иде.

Залга җыелган керәшеннәр дә үз биюләрен күрергә өметләнеп утырдылар... Тик керәшен биюе күрсәтелмәде. Кабатлап әйтәм - 4 ноябрь - Республикада яшәүче бөтен халыкларга да игътибар бирелә, бөтенесенең тигез хокуклы икәненә басым ясала торган көн. Безнең сыман, аз санлы халыкларга аеруча игътибар кирәк мондый бәйрәмдә. Кызганычка каршы, күңелдә юшкын утырып калды.

Түбән Кама - керәшен авыллары өстендә төзелгән шәһәр. Авылларыбыз бетү белән, күпме хәзинәбез, культура үрнәкләребез, фольклорыбыз юкка чыккан. Шуларны искә алып булса да, коренной халык - керәшеннәрнең биюен чыгарырга кирәк иде.

"Нардуган" җитәкчесе Наил Мусифуллинга бу турыда әйткәч, тәнкыйтьне кабул итәсе килмәде. "Кирәк булса, үзең эшлә", - диде. Бу бит инде профессионаллар сүзе түгел. Кирәк икән, бергә эшли алабыз. "Сүрәкә" ансамбле җитәкчесе Валентина Тупаева һәрвакыт ярдәмгә килергә әзер. Биюен дә күрсәтә, җыр сайларга да булыша ала. Мөрәҗәгать итү генә кирәк.

Халыклар дуслыгына багышланган бәйрәмнән соң, үпкә сүзләре җиткерү, бәлки, бик дөрес тә түгелдер. Тик "без дә бар!" дигәнне кемдер яңгыратырга, киләчәктә программалар төзегәндә, бу хата искә алынырга тиештер, дип уйлыйм. Кайберәүләргә авыр бәрелгән булсам, гафу сорыйм. Кичерегез!

Владислав ДОМОЛАЗОВ,
Түбән Кама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев