Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Казаннан Тамара Дурмянова Изге җирләргә йөри

Элек-электән Аллага ышанучылар төрле изге җирләргә, монастырьларга җәяүләп йөргәннәр.

Аркаларына котомка(биштәр) аскан, телләрендә Ходай сүзе, күңелләрендә дин ныклыгы эзләгән бу кешеләрне һәр җирдә саваллы эш дип кабул иткәннәр, ашатып-эчертеп, куандырып, ярдәм итеп озатканнар.

Акчалы, машиналы, самолётлы, поездлы бүгенге көндә бармы икән шулай изге юлда йөрүчеләр? Бигрәк тә карендәшләребез арасында?

Бар икән, Аллага шөкер! Изге җир Иерусалимга барган күпме керәшенне үзем дә беләм. Минем дә барасым килә, тик әле Ходай миңа юлларын ачмый. Бүген мин сезне шушы саваплы юлларда йөрүче, Казан шәһәрендә яшәүче бер карендәшебез белән таныштырасым килә.

Тугыз балалы ишле семьяның җиденче булган Тамара Дурмянова инде 80нең бу ягына чыкса да, әле дә изге җирләргә йөрүдән туктамаган.

Заманасы шул булган, алар буыны гына түгел, алардан соңгылар да әле үзләре олыгая башлагач кына чумылганнар. Ә бит күпләр чумылырга өлгермичә инде бу дөньядан күчкәннәр дә...

Тамара түти элегрәк Казан керәшен чиркәүнә йөргән дә, ерак яшәү сәбәпле хәзер инде үзенә якын булган иман йортына йөри икән.

Шундагы “паломническая группа” белән төрле моностырьга, изге җирләргә йөриләр. Инде Иерусалимда да ике тапкыр булган. “Ышану ныклыгын, күңел тынычлыгын арттыру өчен, күп санлы борчыган сорауларга җавап табар өчен дә, үзем, балаларым, якыннарым өчен дип тә йөрим”, – ди ул.

Тамара түти буш вакытларында бәйләү, чигү белән дә күңелен юата икән. Бик матур итеп чигелгән бер бистәрне үзенең туган авылы Мамадыш районы Колышчы авыл чиркәвенә бүләк итте. Чиккән бистәр салфеткаларны, бәйләгән матур башмакларны туган-тумачаларына, дус-якыннарына бүләк итте.

Тамара түти, йөргән юлларың һәрчак ачык булсын, Ходай ярдәменнән ташламасын. Изге җирләрдә без – керәшеннәр өчен дә, диндә ныгайсыннар, Ходайга якынайсыннар дип Ходайдан сорасаң иде.

Валентина МАКСИМОВА,
ветеран журналист

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны “Туганайлар” сайтыннан һәм “ВКонтакте”, “Инстаграм”, “Одноклассники” һәм “Фейсбук” социаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз. Яңалыкларыгызны 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев