Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Казанда тарих яратучылар өчен ике көнлек фестиваль үткәрелә

4-5 августта Милли музейда “Көнчыгыш-Көнбатыш: Россиядә Ватан сугышлары” фестивале узачак

4-5 августта Казанда тарих яратучылар өчен киң масштаблы бәйрәм чарасы үткәрелә. Бу хакта Татарстан мәдәният министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Татарстан Республикасы Милли музее һәркемне “Көнчыгыш-Көнбатыш: Россиядә Ватан сугышлары” Төбәкара хәрби-тарихи фестивальгә чакыра. Фестивальне танылган “Витязь”реконструкторлык клубы (җитәкчесе - В.В. Хабаров) оештыра.

  • 2017 елда “Көнчыгыш-Көнбатыш: Россиядә Ватан сугышлары” фестивале вакыйгалар туризмы өлкәсендә үткәрелгән RUSSIAN EVENT AWARDS премиясенең “Тарихи юнәлештәге иң яхшы туристлык вакыйгасы” номинациясендә Гран-при бүләгенә ия булды.

4 август программасы 1812 елгы Ватан сугышына багышланган. XIX гасырга караган солдат лагеренда дуэль үткәрү традицияләре белән танышырга мөмкин булачак. Музейда бию һәм бал буенча мастер-класслар үткәреләчәк. Романс һәм җыр концерты, тарихи киемнәр күрсәтү берәүне дә битараф калдырмас. Наполеон сугышы чорын чагылдырган хәрби күренешләр реконструкциясе - төп вакыйга булачак.

5 август 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышына багышлана. 2018 елда совет гаскәрләренең Курск бәрелешләрендә немец-фашист гаскәрләрен тар-мар итүенә 75 ел тулу билгеләп үтелә. Фестивальнең икенче көне нәкъ менә шушы әһәмиятле вакыйгага багышлана. Тамашачылар Орёл-Курск сугышы эпизодларын күреп, шәһәрне дошманнардан азат итү барышын күзәтә алачак. Орёл шәһәре немец гаскәрләреннән 1943 елның 5 августында азат ителә.
Фестиваль музей залларындагы тематик лекцияләр, интерактив бию программалары белән үрелеп барачак. Шулай ук музыкаль чыгышлар да планлаштырыла. Кырыгынчы елларга караган костюмнар белән танышу, фотосалон, “Сугыш чоры җырлары”, мастер-класслар булуы көтелә. Болар барысы да Бөек Ватан сугышы еллары вакыйгаларын күзалларга ярдәм итәчәк.

Фестиваль кысаларында балалар өчен иҗади “Осталар шәһәрчеге” эшләячәк, бәйгеләр һәм тематик анимацияле тамаша үткәреләчәк.

Музей кунакларын ярминкә битараф калдырмас. Теләгән һәр кеше сәләтле осталарның кабатланмас кул эшләре белән таныша алачак.

Музей залларында Россиядәге Ватан сугышларына багышланган “Уникенче ел гарасаты” һәм “Бөек Ватан сугышы елларында Татарстан” исемле күргәзмәләр дә оештырылачак. Көн дәвамында интерактив балалар мәйданчыгы, “Түбәтәй” буфеты, сувенирлар сату кибете һәм фотосалон эшләячәк.

Фото: mincult.tatarstan.ru

Мәгълүмат "Татар-Информ"нан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев