Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Казан керәшен хәрәкәте ветераннары матур кичәгә җыелды - фото

Республикада өлкәннәр декадасы бара

2 октябрь көнне Яков Емельянов исемендәге республика мәдәният үзәгендә Керәшен оешмасының Казан шәһәре актив ветераннарын хөрмәтләделәр.

Чарага  керәшен хәрәкәте башында торган 20ләп ветеран чакырылган иде. Алар арасында Казан культура институты профессорлары Татьяна һәм Николай Дунаевлар, фольклорчы галим Геннадий Макаров, тарихчы галим Аркадий Фокин, Татарстаннын халык артисткасы, жырчы Лена Бичарина, Илья һәм Пелагея Михайловлар, Казан керәшен оешмасы җитәкчесе Мария Семёнова, ветеран журналист Елизавета Антонова, Россия фәннәр академиясе академигы, фәннәр докторы Аркадий Иванов һәм башкалар бар иде.

Чараны танылган димче, артистка Аграфена Васильева алып барды.  Республика керәшен иҗтимагый оешмасының исполком җитәкчесе Людмила Белоусова хөрмәтле актив ветераннарны бәйрәм белән котлады. Болгавыр вакытларда – 30 ел элек башлаган һәм әле дә башкарып торган  эшләре өчен рәхмәт белдерде. “Киләчәктә үзебезнең шушы уртак җортыбызда мондый җылы очрашулар булып торсын, сәламәт булыгыз”, - дип теләген җиткерде ул.

Кунаклар һәрберсе керәшен хәрәкәтен торгызу тарихын, моңа керткән үзләренең өлешләре турында искә алдылар. “Без башлаган эшне яшь буын дәвам итсен иде”,- дигән теләк белдерделәр. Очрашу кичәсе матур табын артында барды. Җырчы Лариса Басыйрова өлкәннәрне моңлы җырулары белән сөендерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Галерея

Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    ??

    • аватар Без имени

      0

      0

      Бу чаранын утуенэ мин бик шатланам.Керэшеннэр арасыннан чыккан Акыллы,боек кешелэребез хормэткэ ия булырга,Э без аларнын эшлэреннэн урнэк алып, керэшен хэрэкэтендэ уз хезмэтебезне кертеп алга таба эшчэнлекне дэвам итэргэ бурычлы дип саныйм.