Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Казаклар Чаллысы коллективы Равил Шәрәфиев исемендәге театр фестиваленең Гран-при иясе булды

15 октябрьдән 15 ноябрьгә кадәр Балык Бистәсе районында беренче тапкыр Равил Шәрәфиев исемендәге үзешчән театр коллективларының Бөек Җиңүнең 75 еллыгына, ТАССРның 100 еллыгына һәм район мәдәният йортының халык театрына 45 ел тулуга багышланган район фестивале узды.

Әлеге фестиваль актёр, Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, Казан мәдәният һәм сәнгать университеты укытучысы, Балык Бистәсе мәдәният йортының баш режиссёры Раушан Шәрипов тырышлыгы белән оештырылды. Бер ай дәвамында Балык Бистәсенең төрле авыллары сәхнәләрендә татар театрының иң күренекле спектакльләре куелды. Раушан Шәрипов җитәкчелегендәге сайлау комиссиясе һәрбер спектакльнең дә премьерасын карап, артистларның уйнауларына бәя бирде. Сайлап алу турларында барлыгы 25 мәдәният йорты һәм клублары катнашты.

Фестивальнең финалы 15 ноябрь көнне район мәдәният йортында булды. Бу көнне театр труппалары Россиянең һәм Татарстанның халык артисты Равил Шәрәфиев каршында чыгыш ясадылар. Биредә комиссия тарафыннан сайланып алынган Юлсубино, Кече Әшнәк, Тегермәнлек, Казаклар Чаллысы авылларының 4 спектакле куелды. Казаклар Чаллысы керәшеннәре фестиваль өчен Флорид Бүләковның "Әбиләргә ни җитми" моңсу комедиясын сайлаган иде. Бу комедияны коллектив беренче тапкыр агымдагы елның май аенда куйган иде. Спектакльдәге рольләрне Сергей һәм Лидия Новиковлар, Зоя Ремеева, Нина Никифорова, Валентина Ефимова һәм Аркадий Степанов башкарды.

16 ноябрь көнне фестивальнең Гала-концерты узды. "Мин үзем дә үзешчән сәхнәдән чыккан кеше. Театр үзешчәннән башлана. Бүгенге көндә булган зур артистлар да заманасында шул үзешчәннәрдән үрнәк алган. Мин үзебезнең авыл үзешчәннәре уеннарын карап үстем. Профессиональ сәхнәләрдә күп кенә спектакльләр карадым, ләкин безнең авылның Орши Самигыннан да шәп Бакыйны, Хәлилне бүтән сәхнәдә очратканым булмады", - дип сөйләде Равил Шәрәфиев. Театр фестивальдә катнашкан яшь буынның киләчәгенә дә тәэсир итүен билгеләде ул. "Әгәр дә яшьләр монда катнашаса, соңыннан профессиональ сәхнәгә дә китәргә мөмкиннәр. Чөнки алар театр белән чирли башлый. Ә театр тиз генә үтә торган чир түгел. Мин дә һаман чирләп йөрим әле", - дип шаяртты Равил абый.

Тәбрикләү сүзләреннән соң фестиваль җиңүчеләренең исемнәре әйтелде. Фестивальнең Гран-при иясе булып Казаклар Чаллы авылы театр коллективы танылды. Ә коллектив җитәкчесе Сергей Новиковка "Иң яхшы ир-ат роле" номинациясендә диплом тапшырылды. Соңыннан җиңүче тамашачыларга спектаклен тәкъдим итте.

Фото: Рөстәм Змеев

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны “Туганайлар” сайтыннан һәм “ВКонтакте”, “Инстаграм”, “Одноклассники” һәм “Фейсбук” социаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев