Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Казаклар Чаллысы авылында булган Маскарад кичәсеннән фоторепортаж

Чарада Татарстанның атказанган артисты Олег Фазылҗанов катнашты

30 декабрь көнне Балык Бистәсе районы Казаклар Чаллысы авылында Яңа ел Маскарады оештырылды. Тамашаны кызыклы әкияткә нигезләп эшләгәннәр иде. Кыш бабай белән Кар кызы, Убырлы белән Кощей, убырлы кызлары белән онык, елның төп символлары - дуңгызлар Маскарадны күңелле рухта алып бардылар. Кичә матур җырлар, дәртле биюләр, кызыклы мәзәкләр белән үрелеп барды.

Чарада катнашырга дип Казан шәһәреннән, Казаклар Чаллысы авылында туып үскән, Татарстанның атказанган артисты Олег Фазылҗанов та кайткан иде. Ул да кызыклы Маскарад әкиятенең бер өлеше булды. Артистка бәйрәмнең төп Кыш бабай роле бирелгән иде.

Гомумән, катнашкан артистларының тырышлыгы белән авыл халкына менә дигән бәйрәм оештырылды.

Чарадан фоторепортаж тәкъдим итәбез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев