Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Каз-Чаллы клубы җитәкчесе Сергей Новиков Бердәм дәүләт имтиханы тапшырган

7 февральдә Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек итүнең федераль хезмәте карары буенча, бөтен ил буйлап теләкләре булган әти-әниләр Бердәм дәүләт имтиханы тапшырып карады. "Әти-әниләр тарафыннан БДИ тапшыру көне" Бөтенроссия акциясенең беренче тапкыр уздырылуы.

Əлеге чараның төп максаты - әти-әниләргә Бердәм дәүләт имтиханы тапшыру процедурасы белән таныштыру. Татарстан буенча 49 имтихан бирү пункты ачылган, 866 кеше үзен сынап караган. Алар арасында укытучылар, әти-әниләр, район башлыклары, аларның урынбасарлары да бар. 8 февраль көнне Балык Бистәсе районының Каз-Чаллы авылы клубы җитәкчесе Сергей Новиков та имтихан тапшырган.

Берничә ел "Айбагыр" лагеренда ял итеп, быел "Кряшен Чибяре" конкурсында катнашкан Милена Новикованың әтисе ничек итеп имтихан бирүе турында безгә дә сөйләде:

- Бердәм дәүләт имтиханын әти-әниләр биреп карый ала, дигән хәбәр ишеткәч, миндә дә кызыксыну уянды. БДИ турында төрле сүзләр йөри бит. Үз күзең белән күрү һәм катнашу гына түгел, белемеңне дә тикшереп карау өчен яхшы мөмкинлек бу. Мәктәпне тәмамлаганга да 33 ел инде. Мәктәп ишегеннән килеп керүгә, исемлектән үз фамилияңне табып, имтихан кайсы аудиториядә үтәчәген белдем. Билгеләнгән вакыт җиткәч, металл эзләү җайланмалары аша узып, оештыручылар күз астында имтихан бирәсе бүлмәгә үттек. Конверт белән биремнәр өләшенде. Бланкта үзең турында мәгълүматларны тутырып, тикшерүче карап чыкканнан соң, безгә 40 минут вакыт бирделәр. Нәкъ чын ЕГЭ бирүдәге кебек - бүлмәдә, хәтта, күзәтү камералары да куелган иде. Биремнәр, беренче карашка, чишә алмаслык түгел, ләкин төпле белем һәм нык фикер итү тәлап итә. Инша язуга ук барып җитеп булмады - вакыт бик аз. Имтихан үткәннән соң, белгәннәреңне яңадан кабатлау, яңарту кирәк икән, дигән уйга килдем. БДИны безнең заманда биргән экзамен белән чагыштырганда, җир белән күк аермасы шикелле булды. Ул вакытта өстәмә сораулар белән укытучы укучыга булышып җибәрә алса, монда бөтен ышаныч үз белемеңдә. Дәресләрне вакытында әзерләп, өйрәнеп барсаң, тиешле бал җыярга була, - дип, фикерен әйтте Сергей Новиков.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев