Карабаян авылында иман йорты ачылды
4 ноябрь көнне - Көзге Казанский бәйрәмендә Теләче районының Карабаян авылында Казан Алла Анасы иконасы хөрмәтенә күтәрелгән иман йорты ачылды. Храм авыл халкыннан җыелган акчага төзелгән.
Керәшеннәр өчен булдырылган чиркәүнең ачылу тантанасы Халыклар бердәмлеге көненә туры килүе, күпмилләтле Татарстаныбыз өчен әлеге бәйрәм зур әһәмияткә ия икәнен тагын бер тапкыр искәртте. Беренче бәйрәм келәвенә Карабаян халкы гына түгел, якын-тирә күрше авыллардан төрле милләт халкы - керәшеннәр, урыслар, чуашлар җыелган иде. Шулай ук, Калининград шикелле Ватаныбызның ерак шәһәреннән кунаклар да кайткан.
4 ноябрьдә, Казан Алла Анасы иконасының бәйрәм көнендә, әлеге исемне йөртәчәк храм ачылуы, инде алты гасырдан артык тарихы булган Карабаян авылына иман нуры иңдерсен.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев