Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

“Камгэсэнергострой”га 50 яшь

Моннан ярты гасыр элек оешкан "Камгэсэнергострой" җәмгыятенең елъязмасы батыр хезмәт үрнәкләре белән бизәлгән. Монда эшләүчеләрнең югары осталыгы нәтиҗәсендә Россиянең төрле төбәкләрендә йөзләрчә промышленность объектлары сафка басты. Ул - дәүләт дәрәҗәсендә әһәмияткә ия булган проектларны гамәлгә ашыручы предприятие. 1969 елда камгэсэнергостройлылар алдына КамАЗ автогигантын, Ак калабызны, промышленность һәм авыл хуҗалыгы зоналарын...

Моннан ярты гасыр элек оешкан "Камгэсэнергострой" җәмгыятенең елъязмасы батыр хезмәт үрнәкләре белән бизәлгән. Монда эшләүчеләрнең югары осталыгы нәтиҗәсендә Россиянең төрле төбәкләрендә йөзләрчә промышленность объектлары сафка басты.
Ул - дәүләт дәрәҗәсендә әһәмияткә ия булган проектларны гамәлгә ашыручы предприятие. 1969 елда камгэсэнергостройлылар алдына КамАЗ автогигантын, Ак калабызны, промышленность һәм авыл хуҗалыгы зоналарын торгызу бурычы куелды Һәм коллектив бу бурычларны уңышлы башкарып чыкты. Коллектив бүгенге көндә дә сынатмый.
Универсиада объектлары вакытында тапшырылды. "Алабуга" аерым экономик зонасында, ТАНЕКО объектларында, Иннополис шәһәрендә эш дәвам итә. Предприятиенең төп байлыгы - аның кешеләре. "Камгэсэнергострой" елъязмасында батыр эш үрнәге күрсәткән шәхесләрнең исемнәре лаеклы урын алып тора. Быел Ак калада легендар төзүче Евгений Никанорович Батенчукның 100 еллык юбилее тантанасы үтте. "Батя" җитәкчелегендә төзелгән масштаблы комплексларның һәр почмагы бөек төзүченең якты истәлеген саклый. Предприятие үзенең ветераннарын онытмый. Аларның фидакарь хезмәтеннән башка "Камгэсэнергострой"ның бай тарихы да, кызыклы киләчәге дә булмас иде. Предприятиенең бүгенге яшьләре төзелештә үзләренең остазларыннан калышмый. Җәмгыять Кама аръягындагы күп профильле эре төзелеш оешмаларының берсе булып кала бирә.
Бүген "Камгэсэнергострой" берләшмәсе составында 15 "дочерний" предприятие эшли. Җир казу, төзелеш өчен урын әзерләү кебек эшләрдән башлап, объектларны тапшыруга кадәр бөтен хезмәт циклын башкара алар. Берләшмә тарафыннан төзелгән объектлар исәбендә 45 мең кеше сыярлык "Казан-Арена" футбол стадионы, "Триумф" спорткомплексы, Казандагы "Кан салу үзәге" кебек объектлар булу аңа киләчәктә дә шундый җаваплы төзелешләр бирәчәкләрен гарантияли. Берләшмәнең генераль директоры Рамил Шәйдуллин сүзләренә караганда, Чаллыда төзелеп ятучы Замелекесье микрорайонында камгэсэнергостройлылар инвестицияле проектлар буенча 340 мең квадрат метр торак җиткереп тапшырачаклар. Шулай ук социаль ипотека программасында да катнашырга җыеналар.
"Камгэсэнергострой" ААҖ - "Ак Барс" холдингының төп предприятиеләреннән берсе. Аның генераль директоры, Республика Керәшен оешмасы җитәкчесе Иван Егоров камгэсэнергостройлыларга түбәндәге котлау сүзләрен җиткерә:
"Хөрмәтле камгэсэнергостройлылар!
Сезне предприятиенең 50 еллык юбилее белән тәбрик итәм. "Камгэсэнергострой" ААҖ тарихы батыр хезмәт үрнәкләренә бай. Түбән Кама гидроэлектростанциясен, Зәй ГРЭСын, КамАЗ корпусларын торгызган коллектив бүген дә Чаллы каласында гына түгел, бөтен республикада
һәм илебезнең башка төбәкләрендә социаль объектлар, сәнәгать предприятиеләре төзүен дәвам итә. Без данлы хезмәт юлы узган, какшамас традицияләре булган һәм алдагы көнгә карап эшләүче төзүчеләре- безнең яңа хезмәт җиңүләренә ирешәчәгенә ышанабыз. Барыгызга да уңышлар, тотрыклылык, иминлек юлдаш булсын! Данлы традицияләргә һәрвакыт тугры булып калуыгызны телим!"
Мария МАРТЫНОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев