Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Каләм изгегә тарта

Керәшеннәр өчен чыгарылган бердәнбер газета - “Туганайлар” укучыларына әйтер сүзем бар

- Мамадыш районы Урта Кирмән урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Ләлә Бариевна Абдуллина дәрестә бәләкәйдән шигырь, мәкаләләр яздыртты безгә. Әнием, Гөлфәридә Минһаҗетдин кызы Шәрипова да - мәктәпнең уку-укыту эшләре буенча директор урынбасары, үзе математик - физик - лирик, әдәбиятка, матбугатка мөкиббән киткән кеше. Икесе дә “өстән” тордылар. Материалларым төрле газеталарда дөнья күргән саен, сөенеч арта, канатлар ныгый, каләм чарлана, үземнең башкалар өчен бик кирәкле һәм популяр кеше булуымны тоя бардым. Мәктәпне тәмамлаганда “Яшь ленинчы”, “Коммунистик хезмәт өчен” газеталарының, “Ялкын” журналының хәбәрчесе дигән таныклыкларым бар иде инде. Унынчы класста укыганда “Татарстан яшьләре” газетасы 30 сораудан торган викторина бастырып чыгарды. “Җавапларыгыз безнең критерийларга туры килсә, Казан дәүләт университетының журналистика бүлегенә керергә рекомендация бирәбез”, - дигәннәр. Ләлә апа катнашырга кушты. “Әһә, дәрес калдырыпмы?” – дигән соравыма каршы: “Мәктәп программасына гына карап утырырга һич ярамый, син аны болай да яхшы беләсең, бар өеңә кайт, бу мөмкинлекне кулдан ычкындырма!” – диде. Атна буе “ябылуда” ятып, ару тырышырга, дистәләгән китап укырга, газета-журнал тегелмәләре актарырга, фикерләремне җыеп, язып, шактый калын альбом ясарга туры килде. Нәтиҗәдә, эшем республикада иң яхшысы дип табылды һәм әлеге мәртәбәле газета вәгъдә ителгән тәкъдимнамәне кулыма тоттырды. Шулай итеп, КДУның журналистика буенча көндезге бүлегенә барып кердем. Биш ел буе китапханәләрдән чыкмыйча, белем мәрмәрен кимердем, тулы канлы студент тормышы белән яшәдем. Университет юлламасы белән 1986нчы елда туган ягыма эшкә кайттым. Хәзергәчә “Нократ” газетасында эшләп йөрим. Узган ел азагында яшем тулып, пенсиягә чыгып калдым (шундый бәхетле авыз инде мин!). Илья Муромец сыман, 33 ел буе утырган мич өстеннән төшәргә вакыт җитә бугай, яшьләргә юл бирергә кирәк. Иҗади осталык, каләм үткенлеге, милләтпәрвәрлек, сәяси өлгергәнлек һәм әхлакый җаваплылык асыл нигезен тәшкил иткән һөнәргә тугрылыкны моңа кадәр саклый алдым, Аллага шөкер. Ирекле журналистикада да киләчәккә планнарым, хыялларым – буа буарлык. Гаиләм, якын дусларым белән төрле илләр буйлап сәяхәт итү, дөньядагы иң яхшы, игелекле, акыллы, зирәк, эшлекле кешеләрне барлап, аларның яшәү рәвешен, үрнәген өйрәнеп, асыл сыйфатларын үземдә булдырып, үзем гамәл кыла алган файдалы, кирәкле мәгълүматны халыкка җиткерү – гомерлек максатым. Төрле четерекле хәлләрдән җиңүче булып чыгарга, кеше тану гыйлеменә, хикмәт белән эш итәргә өйрәткән һөнәремә, субъектив фикерләрне вакытлар узгач та үзе дөресләгән Галиҗанәб Газетага, изгегә тарткан Каләмемә мин бик рәхмәтле.

Керәшеннәр өчен чыгарылган бердәнбер газета - “Туганайлар” укучыларына әйтер сүзем күп. Безнең гаилә аны Чаллыда чыга башлаганнан бирле алдырта. Һәр санын җентекләп укып барам. Газета чыгаруның нинди зур, җаваплы, четерекле хезмәт икәнен эчтән белгәнгә күрә, анда эшләүчеләрнең тырышлыгына, һөнәргә тугрылына, иҗадилыгына, рубрикаларның күплегенә, язмалар географиясенең киңлегенә хәйран калам. Бик тирән эчтәлекле, киң кырлы, мәгънәле, кызыклы газета бу. Аны күз карасыдай саклагыз, кадерен белегез, аңа языгыз, язылыгыз.

Алсу Спиридонова,

Мамадыш районының “Нократ” газетасының бүлек мөхәррире, “Татарстан Республикасының Атказанган матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр хезмәткәре”,  “Мамадыш муниципаль районы каршындагы казанышлары өчен” медале ,Татарстан журналистларының “Бәллүр каләм”е иясе, бик күп иҗади бәйгеләр җиңүчесе

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Үзе гомер буе газетада эшләгән кеше генә башка газеталарның эшен шулай бәяли ала.