Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Кабан-Бастрык часовнясында дини бәйрәмнәр һәм йолалар үткәрелә

Чиркәүле авыл – иманлы авыл ул. Чиркәү - авылның бизәге.

Кабан-Бастрык авылында иске чиркәү урынына яңа часовня 2013 елның җәендә төзелеп ачылды. Аны төзүдә эшмәкәрләр Александр Васильев, Валерий Чулаков, Игорь һәм Илья Батаевлар һ.б.лар, авыл халкының өлеше зур булды. Уртак көч, тырышлык белән салынды ул.

Әлеге чиркәү-часовня уникаль проект буенча төзелгән. Россиядә андыйлар өчәү генә. Тагын икесе Мәскәү янында һәм Калининградта урнашкан.
Архангел Михаил исемен йөртүче чиркәү кызыл кирпечтән салынган һәм өч авыл – Кабан-Бастрык, Зичәбаш һәм Дүрт-Мунча халкы өчен изге урын булып тора.
Часовня төзелешен авылда ирле-хатынлы Кондратьевлар башлап йөри. Аның эскиз проектын кызлары Надежда табарга ярдәм иткән.



-Без хатыным белән икебез дә Кабан-Бастрык авылыннан һәм авылыбызның тарихын бик яхшы беләбез. Авыл XVI гасыр башында барлыкка килгән. 1882 елда биредә чиркәү төзелгән була. Чиркәү бинасы ябыла, аннан соң янгын чыга, бу бинада соңрак клуб, сугыш елларында склад урнаша. Безнең көннәргә бары тик чиркәү урыны гына сакланып калган иде, ә бит бу изге җирдә атакай һәм чиркәүнең башка хезмәтчеләре җирләнгән, аларның берсе минем хатынымның әбисе булган. 2004 елда без бу изге урынны әйләндереп алу һәм анда җирләнгән кешеләргә хөрмәт күрсәтү инициативасы белән чыктык. Авыл җирлеге башлыгы безне хуплады. Бу эшкә башка кешеләр дә кушылды. 2005 елда без бу урында наратлар утырттык. 2010 елда авылда чиркәү төзү идеясе барлыкка килде, ләкин безнең приходыбыз булмаганлыктан, часовня төзү идеясендә тукталдык. Авыл халкы белән узган җыелышта часовняны элекке чиркәү урынына төзергә карар иттек. Бу эшкә инвесторлар кушылды, 2013 елда Питрау бәйрәменә чиркәүне зур бәйрәм ясап ачтык, - ди Андрей Кондратьев.

 


Хәзерге вакытта часовняда дини бәйрәмнәр һәм йолалар үткәрелә. Келәүләр Анастасия Кукина җитәкчелегендә уза. Узган атнада Бәрмәнчек бәйрәмендә дә служба үткәргәннәр.

 

-Часовняга авылыбыз хатын-кызлары үзләре белән оныкларын да ияртеп килә. Бу инде балалар гореф-гадәтләребезне, бәйрәмнәребезне белеп үссеннәр өчен бик кирәк. Үлгәннәрне дә соңгы юлга часовняда укып озатабыз. Бу эшне мин атакайдан рөхсәт алып башкарам, - ди Анастасия Тарасовна.


Авылдан Анна һәм Юлия Батаевалар, Валентина Краснова, Татьяна Швенцова, Мария Миронова, Анастасия Кукина, Дүрт-Мунчадан Тамара Петрова, Ольга Владимирова, Зичәбаштан Раиса Варфаламеева, Валентина Андреянова, Кабан-Бастрык кызы, бүгенге көндә Түбән Биштә яшәүче Лариса Кузнецова һ.б.лар бәйрәмнәрдә чиркәүгә килеп, дини кануннарны үтиләр.

Кабан-Бастрыкның авыл бәйрәме булып Микайлу бәйрәме санала. Ул 21 ноябрьдә билгеләп үтелә. Бу бәйрәм - фәрештәләр башлыгы Архангел Михаилны искә алу көне. Авылда часовняга бирелгән исем дә авыл бәйрәме белән бәйле булып чыга.

"Микайлу көнне чиркәүгә җыелышып, Архангел Михаилны искә алабыз. Аннан җыелышып бәйрәм итеп алабыз", - ди Анастасия Кукина.
Клара Ермолаева,

Фото авыл җирлегеннән.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Христос Терелеп Торган, Туганнар! Бик эйбят. Молодцы!