Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Кәҗә бөкесе маҗарасы

Анастасия Яковлевага кәҗә «күз кыскан».

2016 елны каршылаганда булды бу хәл. 31 декабрь иртәсе бик суык иде. Казаныбыз казан кебек кайный - бөтенесе Яңа елга әзерләнә, ашыга, мәш килә. Ә мин ул көнне медуниверситетка чираттагы зачетымны бирергә бардым. 31 декабрь көненә зачет кую - безнең университет өчен гадәти хәл. Студентлар шыплап тулган коридорлар әле дә истә. Уңышлы гына җавап биреп, зачетымны алдым да, хастәханәгә дежурствога юл тоттым. Ашыгам, ничек тә эшкә сәгать өчкә җитешергә кирәк бит. Ләкин бөтен нәрсә дә син дигәнчә булмый - нигәдер юлда бик зур бөке барлыкка килгән. Әкрен генә бара торгач, бөкенең сәбәбе дә ачыкланды. Шәһәр урамында нәкъ юл уртасыннан ашыкмыйча, үз җае белән кәҗә бара икән! Каян килеп чыккан микән ул монда? Бу сер булып калды. Кәҗә яныннан узып барганда, кәҗәкәй миңа таба борылып карады да, "күз кысты". Шул вакытта мин узып баручы елның Кәҗә елы икәнен искә алдым. Юрауларга ышанмасам да, кәҗә миңа киләсе елга уңышлар теләгән икән, дип уйлап куйдым. Чыннан да, яңа ел вакыйгаларга бай, уңышлы ел булып чыкты. Рәхмәт, кәҗәкәй!

Анастасия ЯКОВЛЕВА,

Казан шәһәре

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев