Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Җәкәү белән җыйган ташлар

Җөри җирлегендә узган республика Питрау фестивалендә бәйрәм флагынтантаналы рәвештә узган елгы чибәр белән батыр һәм Мамадыш районының иң күренекле керәшене күтәрә. Быел бу хокук Татарстанның халык артисты, чыгышы белән Мамадыш районының Владимир авылыннан булган Георгий Ибушевка бирелде. Шул уңайдан, аның "Идел" журналында басылган бер истәлеген тәкъдим итәбез.

Җәй.Бөтентирә-як зыңгылдап, чыңлап тора. Күкләр шундый зәңгәр, кояш утлы күмерсыман, ул тараткан кызулыктан юл, басу, болыннар өстендә рәшәләр дулкыны уйный. Күктә тургайлар, инеш буендагы тупыл-талларда төрле кошлар сайрый. Җир үзе дә кызган таш кебек, хәтта авылдагы этләр дә өрүләреннән туктап, күләгәгә качканнар. Печән өсте. Авылдагы эшкә яраклы кешеләр барысы да дип әйтерлек кырда, болында, урманда печән әзерли. Колхоз өчен, үзләре өчен кем, ничек булдыра ала, кемдер чалгы, урак белән, ә кемнәрдер кукуруз, бәрәңге сабаклары арасыннан эт эчәгесе, төрле үләннәр җыя. Авылда бары тик әби-бабайлар белән бала-чагалар гына калган диярсең.

Ташлы тау итәгендәге көтүдәге сарыклар куып та тарата алмаслык булып укмашып, өелеп торалар, чиратка чыккан көтүче ул көтүне үзәнгә куып төшермәкче булып азаплана. Кызу булуга да карамастан, һавада ниндидер бер татлы, сулап туймаслык хуш ис аңкый. Өй елгасы буйлап урманнан җиләк, юкә чәчәге исе төшсә, болын-тугайлар төрле үлән чәчәк исен тарата, ә Кучтырай сукмагы янындагы кливер басуыннан таралган татлы ис шуларның барысы белән бергә кушылып, күңелне, җанны кытыклый. Бала-чага эсселектән көненә унар мәртәбә су коена.

Менә шундый бер кешене өчкә бүләрлек вакытта без - Җәкәү белән Өй елгасы инешендә матур, шома ташлар эзләп, актарынып йөрибез. Җәкәү минем иң якын дустым ул, без аның белән ашарга да онытып, көне буе уйнарга да әзер. Ләкин без дә эштә уйнап кына калмыйбыз, басуга кермәсеннәр дип, каз көтәбез. Уйнаганда онытылып китеп казларның басуга кергәнен күрмичә калсаң, басу сакчысы аларны хәзер алып китеп лапасларына ябып та куя. Инешнең суы салкын, аяклар, куллар туңып, кызарып бетә. Монда су да коенып булмый, инешнең суы әле Нинук күпере янына җиткәч кенә җылына башлый. Чөнки Өй елгасының бөтен тирә-ягы чишмәләр аның, алар челтерәп, гөрләп торалар.

Бик көчле салкыннары да бар, аларга карап вакыт-вакыт онытыласың, сокланасың. Шушы ургыган агымның бер читенә генә булса да кулыңны тыксаң, чишмә челтерәп, чәчрәп, көлеп җибәрәдер кебек тоела. Ә су агып төшкән дымлы үзәндә чабып та бетерә алмаслык бөтнек үсә. Менә кайда ул чын-чынлап иркенлек, матурлык, нәкъ менә шундый минутларда күңел түрендә туган җиргә карата ярату, олылау, аны бер иң изге урын итеп тою хисе туа. Менә шушы безнең өчен гомер буена изге булып калган урында - Өй елгасы инешендә, без Җәкәү белән уйнап йөрибез. Аякларым туңгач, бераз җылынсын әле дип, инеш ярында басып торам. Әнә чиләк күтәреп аркандагы бозавын эчерергә Иван дәдәй чыгып килә. Бакча киртәсе кырыйларыннан үлән катыш кычыткан урып йөрүче Анна түти урагын киртәгә элеп, Иван дәдәйгә каршы бара, алар бергә сөйләшә-сөйләшә бозау эчерәләр.

Мүкле күл үзәнендә берничә колынлы ат утлап йөри, әле колыннары кечкенә генә булсалар да, аналары тирәсендә чабып уйнаган булалар. Рәхәт, бик тә рәхәт, әйтерсең бөтен тирә-як шушы матур мизгелне үз эченә алып, балачак белән бергә беркайчан да узмас, бетмәс кебек булып туктап калган. Шунда Җәкәү: "Кил әле, кил, менә нинди матур ташлар таптым", - дип кычкырып, мине уйларымнан бүлә. Мин аның янына йөгерәм.

Ни күрим, аның учында әкәм-төкәм кабыгына охшаганрак берничә ап-ак таш. "Каян таптың мондый ташларны?" - дим, аның учындагы ак ташларына карап, кызыгуымны яшерә алмыйча.

"Менә шушы тирәдән генә эзләп карыйк әле, бәлки тагын табарбыз", - ди ул. Аз гына китәргә дә өлгермәдем, яр буеннан мин дә шундый ук ташлар таптым. Сөенечемнән, "Җәкәү, мин дә таптым", - дип кычкырам. Ә ул шундый матур елмаеп миңа карап тора. Ул да булмады, бер ташын авызына кабып, чытыр-чытыр китереп чәйни дә башлады. "Нишлисең, төкер, төкер, үләсең ату", - дип кычкырам мин Җәкәүгә, ә ул уйламый да. Шуннан соң таш түгел бит, ул токмач, ди миңа. Атасы Иван дәдәй Мамадыштан алып кайткан икән, син дә тапсын, дип, юри ташладым мин аларны, ди ул миңа. Аптырап ышанырга, ышанмаска белмичә, учымдагы ап-ак ташларга карап торам. Ул вакытта андый ракушка дигән токмач барлыгын без әле белми идек шул.

Минем дустым күптән юк инде, ә күз алдымда шундый матур елмаеп, миңа карап, ап-ак, моңарчы беркайчан да күрмәгән ташлары белән басып тора кебек ул.

Зимфира ГЫЙЛЬМЕТДИНОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев