Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

"Изгеләр чишмәсе" яңартылды

Арыулармысыз!

"Изгеләр чишмәсе" Питрәч районы Керәшен Сәрдәсе авылы янында урнашкан. Анын тарихы бик зур. Бу чишмә янында Рус Сәрдәсе авылы чиркәвендәге священник яшәгән, ул урын бүгенге көндә дә исән - "Поп чунниге" дип атала. Безнең авыл тарихында ул чишмә бик зур урын алып торган. Анда Кач ману көне священник килеп суын арыуландырган. Безнең авыл халкы да чишмәгә килгән һәм су ала торган булган. Иванов Иван бабай әйтүенчә, ул чишмәдә теләнгән теләкләрне Ходай буш калдырмый - ишетә.
Революцияд
ән соң анда су аруландыру туктап торган. Бугенге көнгә кадәр 1990 елда соңгы тапкыр каралган ул чишмә бик ташландык хәлдә иде. Без аны, авылдашлар булышлыгы белән, яңартырга булдык. Ул эштә Геннадий Семенов гаиләсе белән, Ермолаев Николай Ильич, Дементьев Алексей Александрович һәм Скворцов Сергей Петрович үзләренең булышлыгын күрсәтте. Бүгенге көндә чишмәне яңарту эше башкарылып бетте. Питрау көнне Димитрий һәм Геннадий атакайлар аны арыуландырыр дип көтәбез.

 

Ольга Семенова,

Питрәч районы Керәшен Сәрдәсе авылы

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев