Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Изге Татьяна көненә сынамышлар

Һәр елның 25 январенда билгеләп үтелүче Изге Татьяна көнен вузларда укучы күпчелек егет һәм кызлар түземсезләнеп көтеп ала. Ниһаять, кышкы сессия тәмам.

Студентлар бар дөньяларын онытып шушы бәйрәмнең шат атмосферасына чумалар, шатланалар, куңел ачалар. Һәм бу традиция 1755 елдан бирле дәвам итә. Шушы көнне Императрица Елизавета Мәскәү университеты турындагы указга кул куя. Ул чакта бу тантана Питербург традицияләренә хас булганча уздырыла: келәү итү, тантаналы сүзләр, фейерверк, ашау-эчү, театральләштерелгән тамашалар. Еллар узган. Әмма бәйрәм югалмаган, онытылмаган. Заманага ияреп кайбер көндәлек яклары үзгәрсә дә, ул студентларны яклаучы Изге Татьяна көне булып кала биргән. Шуңа да ул яшьләр өчен генә түгел, әллә кайчан укып бетереп, төрле һөнәр ияләре булып эшләүче өлкән яшьтәгеләргә дә кадерле.

Татьяна көненең үз сынамышлары да бар:

- әгәр дә көн аяз һәм салкын булса - ел уңышлы булыр;

- кояш чыкса - кошлар җылы яктан иртәрәк кайтырлар;

- кар яуса - җәй яңгырлы килер, җилле булса - корылыкка.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев