Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Изге эшегезгә рәхмәт!

Зиратны карап, тәртипләп тору – безнең изге бурычыбыз бит ул, юлсызлык бик уңайсыз иде, ди владимирлылар

     Шушы көннәрдә Владимир авылы өчен Александр Аксаков тагын бер зур игелекле эш башкарды. Александрның бөтен игелекле эшләреннән дә игелеклеседер, хәтта изгеседер бу, мөгаен. Һәрхәлдә миңа шулай тоела. Гомер буе язын-көзен зиратка юл булмаудан интекте авыл халкы. Ниһаять, бу игелекле авылдашыбыз юлсызлык проблемасын хәл итте. Юлга таш җәелде. Бертуган энесе Владислав Аксаков эшне оештырды, җитәкчелек итте. Александр эшне үзе дә контрольдә тотты, һәркөн Владимирга кайтып, эшне барлап, күзәтеп китте. Ташны, техниканы Казаннан ук китергәннәр дип ишеттем. Мәктәбебезнең автобус йөртүчесе Николай Петров – Аксаковларның туганнан туган энесе. Аның белән бүген автобус салонында сөйләшеп алдык: “Аллага шөкер, тагын бер зур эшләнде, - ди ул да куанып, - Эштән бушагач, үзем дә булыша алуыма сөендем. Зиратны карап, тәртипләп тору – безнең изге бурычыбыз бит ул, юлсызлык бик уңайсыз иде",- диде Николай. Әйе, Николай Петров зиратны тәртипкә китерү өмәләренең башлап йөрүчесе, авыл өчен җанын бирергә әзер кеше. Бу изге эштә авылдашлардан Геннадий Кучтраев, Леонид Романовлар да булышкан.

     Бу арада берничә көн Усали мәктәбе басуында бәрәңге утырттык. Коллегам Гүзәлия Шәйхатдаровна, обед вакыты җиткәнен түземсезлек белән көтеп, эшчеләрем бар дип, көн саен өенә ашыкты. 1 сәгать ял беткәнче басуга йөгереп килеп тә җитә иде. Өйләре мәктәп басуыннан ерак түгел. Бүген генә аңладым: эшчеләре – шушы юл төзүчеләр икән. Гүзәлия Шәйхатдаровна –Аксаков Владиславның хатыны.

     Менә шулай бөтен туганнар тырышлыгы белән Владимирның мәңгелек йорты юллы булды. Алланың рәхмәте яусын, сезгә! Игелегегез үзегезгә изгелек булып кайтсын!

Мамадыш районы Владимир авылы хәбәрләрен

Лидия Пасыева ирештерде.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев