Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Издательство турында

Июнь айынын 2-нче числасында жабылган “Белемнек” эшчеляре жыйылышы кушуы буйынча 10 июньдя Издательствога жаҥа заведующий куйылды

Издательствонын эше иҥ башта “Белемнек” эшчеляренен жыйылышы кушкан эшлярне эшляргя жай эзляӱ булды. Жыйылыш кушкан эшлярнен иҥ киряклесе шкулларга кирякле кряшенчя княгяляр чыгару була. Издательствонын ӱзендя эшляӱчеляр гня шкулларга кирякле княгяляр жаза алмаганныктан, издательствога княгя жазыу эшен жакшы белеӱчеляр (специалистлар) эзляб табыб, аларга тӧрлӧ княгя жазарга (составить итяргя) бойорорга туры килде.

Жазарга  бирелгян  княгяляр  арасында:  1)  Кряшенчя грамматика, 2) Хрестоматия, 3) Букварь (оло кешеляргя), 4) География. Грамматиканы составить итя проф. С.Е. Малов, август айында бетерергя сюз бирде. Ул алты печатный табак (лист); 200-гя жакын жак (страниц) булыр. Хрестоматия, география, букварь кряшен учителляреня табшырылды.

 

Тагын да Издательство ӱткян ай эчендя байтак кына княгя урысчадан кючерергя табшырды. Кючерергя биргян княгяляр арасында политический, жир эшеня ӧйрятеӱ турында бар. Ӱткян ай эчендя издательствога  байтагук  кючерелгян  материаллар керде, алар барда типографияларга басарга (наборга)  бирелде.  Типографияларда  басылырга бирелгян 15 княгя бар, ӓммя аларнын тиз гня басылыб чыгуына издательство ышанмый.

Казерге багытта типографиядагы наборщикларнын кюбесе жал итяргя (отпускка), кюбесе сауыгырга (курортка) китеб беттеляр, шунныктан княгяляр басыу эше бер кряшен издательствоныкы гна тӧгӧл, урысларныкы да, чыуашларныкы да туктаб китте; кӧзгя тикле рятлянмяс микян диб торола. “Кызыл Ӓлям”  гажите атнада ике жя ӧч тя чыгыб тора, алга таба да шулай туктамый чыгыб торорона издательство ышана.

Княгя, гажит бастырырга кыягаз издательствода бар, шушы арада ӓле Мяскяӱдян 250 пот кыягаз алды. Типографияларда эшляӱ кӧйлянеб кится, кышка таба кряшен ауылларын издательство княгяляр белян байытырга ышана.

15/VII – 1921 г.

г. Казань, заведующий издательством Прокопий Губин

(25 июль 1921 жыл. “Кызыл Ӓлям” газиты)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев