Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Иске Гришкин җирлек башлыгы Валентина Мамакова җиңү яулады

11 апрель көнне Татарстан Республикасы Дәүләт Советының кече залында “Муниципаль идарә өлкәсендә иң яхшы хезмәткәр” дип аталган ел саен үткәрелә торган республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы булды

“2006 елдан башлап конкурслар җирле үзидарә органнарының абруен ныгытуга зур өлеш кертә, - диде "Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләре Советы" Ассоциациясе рәисе Әгъзам Гобәйдуллин. - Елдан-ел “көндәшлек” көчәя һәм анда катнашырга теләүчеләр саны арта. Җибәрелә торган эшләрнең сыйфаты профессиональ рәвештә арта бара”.

Бүләкләнүчеләр арасында карендәшләребез дә бар. “Муниципаль идарә өлкәсендә иң яхшы хезмәткәр” конкурсының “Социаль үсеш” номанициясендә Менделеев районының Иске Гришкин авыл җирлеге башлыгы Валентина Мамакова җиңү яулады.

- Конкурска  әзерлек барышында, иң элек үзем турында анкета тутырдым. Аннан тагын бер гариза эшләдек. Монысына җирлек турында мәгълүмат яздык. Халык саны, җирлектә уздырылган чаралар (мәдәни һәм спорт) турында билгеләп уздык. Презентациядә барлык чаралардан фотолар бирдек, өлкәннәр һәм яшьләребез турында сөйләдек, - дип хәбәр итә Валентина Викторовна.

Шуны да искәртик, Валентина Мамакова җирле керәшен оешмасы җитәкчесе булып та, уңышлы эш алып бара.

Әлеге чара 21 апрельдә Россиядә билгеләп үтелә торган муниципаль хезмәткәрләрнең һөнәри бәйрәме – җирле үзидарә көненә багышланган иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев