Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

“Ишекне бикләмичә йоклыйм”

Мамадыш районының Тәкәрлек авылында бүген бары бер генә кеше яши. Юрий Степанов елның 365 көнен дә шунда уздыра. Башка йортларның нигезләре күптән таркалып беткән инде. Ә менә "адашып калган" йортның морҗасыннан әле дә төтен чыга. Анда тормыш кайный. Ялгыз яшәүченең фәлсәфәсен без дә тыңлап кайттык.

Йортны гомер буе яңартып торасы...

Ташландык авылга кыш көне үк барырга җыенган идек. Ул чакта шушы авылның бердәнбер кешесе, аучы Юрий безне кар чанасында каршы алырга риза иде. Тик сәфәребезне язга калдырдык. Кар эчендә йоклап яткан авылны түгел, ә андагы яшәешне күрәсебез килде. Басу юлы аша биш чакрым юлны узып, соңгы могикан яшәгән авылга бик тиз килеп җиттек.

Бер хуҗалыклы авылларда моңа кадәр дә булганыбыз бар иде. Аларда ташландык йортларның нигезләре әле дә саклана. Чыгып киткән халык, бергә кайтып, Сабан туйлары оештыра, йә һич югы аны уздырырга хыялланып яшиләр. Тәкәрлектә исә бер генә йорт утырып калган. Әйтерсең, электән үк шулай булган. Бу авылны Степанов утары дип йөртүчеләр дә бар. Йорт хуҗасы кебек үк нык булып чыкты. "Әле менә янкорма ясаттым, яңа мунча салдым.

Картайгач, җылыда рәхәтләнеп яшәп ятарга гына кала, - ди 57 яшьлек Юрий. - Өйне утын ягып та, электр белән дә җылытып була. Суны чишмәдән ташыйм. Ә малларга, яшелчәләргә дигәнен күлдән суыртам".

Бер читтә - киртәләп алган урында атлар кешнәгәне ишетелә. Колыннары белән бергә алты башка җыела алар. "Эшләгән урынымнан 10 мең сумлап хезмәт хакы алам. Ул ашарга-эчәргә, коммуналь түләүләргә китеп бетә. Ә атларны саткач, шактый гына акча керә. Йортка кирәкле әйбер алып куям. Быел үгезләр асрамаска булдым, вакыт җитми. Атларны ашатыр өчен иртәнге сәгать дүртенче яртыда ук торам", - ди ул.

Авыл янган...


Юрий үз-үзен белә башлаганнан бирле Тәкәрлек авылында кибет тә, клуб та, башка социаль объектлар да булмаган. 1961 елда янгын булганнан соң, бер мөмкинлек тә калмаган. Ул вакытта 12ләп йорт янган. Авыл кешеләре әкренләп күрше авылларга күченеп беткән. Бары җиде хуҗалык кына яшәп калган. Юрий үскәндә, авыл бала-чагалар авазыннан гөрләп торган. Күңелле булмыйча, алар үзләре генә 10 бала бит! Күршедә дә шундый хәл. Ялгыз әби-бабайлар да булган. Авылның исеме Тәкәрлеков дигән кеше исеменә бәйле. Ул шушы авылның беренче кешесе булган. Балалар Урта Шүләнгер, Шәдче мәктәпләрендә белем алган. Күңел ачарга күрше авылга йөргәннәр. Мәетләрне Юкәче авылы зиратына күмгәннәр. Бүген Тәкәрлек Шәдче авыл җирлегенә карый.

Авыл күптән таркалса да, нигезләрен сагынып килүчеләр бар икән әле. Тик биредә яшәргә теләк белдерүче генә юк. Юрийның туганнары, балалары хәлен белергә кайта. Әле менә чишмәне төзекләндерергә җыеналар. Хыял булганда, тормыш тукталмый. Туган нигезен, авылын Юрий әнә шулай саклый бүген.


"Кабаннар өйгә килә"

"Вятский берег" аучылык җәмгыятендә аучы, каравылчы булып эшли ул. Өйдәге эшләрен бетерүгә, аны урман тормышы көтеп тора. Этләрен ияртеп, мылтыгын асып, ауга чыгып китә ул. Эштән караңгы төшкәндә генә кайта икән. Урман кул сузымында гына. "Безнең урманны техникага утырып та бер көндә әйләнеп кайтып булмый, - ди Юрий. - Җирләребез 13 мең гектар мәйданны били".


Без килгәндә, Юрий "Нива" машинасына тагылган арбага кукуруз төйи иде. Җәнлекләрне ашатырга җыенуы икән. Кабаннар кукурузны бик ярата, ди. Пошиларга тоз куя. Бодай, башка ашлык тарата. 15 ел аучы булып эшләүче Юрий урмандагы һәрбер җәнлек белән дуслашып беткән. Кабаннар хәтта өенә килә икән.

- Куркыныч түгелме? - дим аңа.

- Юк. Алар миңа тими. Үзең тимәсәң, бернәрсә дә тими. Теләсә кем белән уртак тел табып була. Еланнан да курыкмыйм. Бөтен бакча шулар белән тулды инде. Чакканнары юк, чаксалар, бәйләп куясың да хастаханәгә чабасың инде.

Юрий сөйләвенчә, соңгы вакытта урманда кабаннар да, пошилар, куяннар да күбәйгән. Селәүсен, сусар, сирәк булса да, аюлар да күренгәли икән. "Моннан ун еллар элек төннәрен мылтык тавышы тынмый иде. Браконьерлар йөрми башлагач, җәнлекләрнең саны артты. Хәзер рөхсәт кәгазе алып килүчеләр күп. Йорт янында вагон тора, шунда яшиләр", - ди аучы.



Бәрәңгене күчтәнәчкә өләшә


Хуҗалыгы булган кешенең йортында эш бетәмени? Керне машинада юа. Ашарга ул көнгә бер мәртәбә генә пешерә. Ризыкны төрләндерергә вакыты юк. Кибеткә күрше авылга йөри. Бер баруда берничә көнгә җитәрлек ашамлык төяп кайта. Бәрәңгене 12 сутый җирдә утырта. Анысы шәһәрдә яшәүче туганнарга күчтәнәчкә өләшү өчен кирәк. Ун туганның бүген тугызы исән-сау.
Бакчасының ямьләнеп килгән чагы. Бал кортларының безелдәгәне ишетелә. Бакчасына яшелчә, җиләк-җимешләр утырта. Аларны тозлый, кайната. Җәй көне җиләген, мәтрүшкәсен җыя. Күлдән исә балык тотарга була. Кыскасы, эшлим дигән кешегә эш бетми. "Эшләмәсәң, кешечә яшәп булмый", - дип кабатларга ярата ул. Бу кагыйдә бөтен җиргә кагыла. Бары яңгырлы көннәрдә генә ял тия икән Юрийга. Бу вакытта телевизордан ау, спорт турында тапшырулар карый. Ил-көн яңалыкларын шуннан белә.

Элегрәк китаплар укырга яраткан. Хәзер вакыт юк, эштән арып кайтам, ди.
Тышкы яктан горур, үзенә ышанучан булып күренгән, аз сүзле ирнең "күңел күзләре" яхшы күрә. "Әнә бер көнне күлгә аккошлар килгән иде. Алмагачлар чәчәк атканда бал кортлары гөжләп тора. Кошлар бигрәк матур итеп сайрый. Сандугачы, карлыгачы да бар. Сыерчык оялары ясап куйдым. Урманга керсәң, чыгасы килми", - дип сөйли ул һәм мондый матурлыкны күрмәгән кешегә аптырый.


Рәхәт бит!


Бер хуҗалыклы авылда яшәүчеләр кемнәр алар? Дөньядан качып, үз көйләренә яшәп ятучылармы, әллә туган нигезгә тугры калучылармы? Патриотлармы, әллә кыргыйлармы? Теләсә кем ялгызлыкта яши алмый. Саргаеп үләрсең, билләһи. Ә Юрийга, киресенчә, бик рәхәт икән.

- Ни өчен башка җиргә күченеп китмисез? - дим аңа.

- Рәхәт бит!

- Нәрсәсе рәхәт соң?

- Тыныч...

Менә шушы ике сүздән бар да аңлашыла. Күңел тынычлыгына ни җитә!


- Күңелсез дип уйламагыз. Җәен дә, кышын да кеше өзелми. Су коенырга, җиләк җыярга бик күп киләләр, - дип сөйли Юрий. - Әмма ишекне бикләп йоклаганым юк. 16 ел ялгыз яшим. Мин түгел, "мамам" да шушы авылда берничә ел ялгыз яшәде. Бер дә курыкмады. Аның кендеге шунда береккән иде. Кышларын үз яныбызга алып китә идек. Гаиләмнән аерылгач, аның янына кайттым. Чөнки әнинең беркая да китәсе килмәде. Ул 9 ел элек 83 яшендә бакыйлыкка күчте. Әти 53 яшьтә вафат булган. Ике абыем Себердә яши. Мин дә берничә ел анда эшләдем. Ләкин нигез кире тартып кайтарды. Башка гаилә корасым килми. Мин шушы тормышыма да риза...

Сәрия Мифтахова

"Ватаным Татарстан"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев