Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Җир йөзендә сугыш булмасын! фото

Мамадыш районы Усали урта мәктәбен тәмамлаган Владимир авылы егете, Кызыл Йолдыз ордены кавалеры, Әфган сугышында ятып калган Иван Данилов истәлегенә кичә уздырдык

Әфганстаннан совет гаскәрләре чыгарылуның 30 еллыгына багышланган чарага Усали мәктәбенең бөтен укучылары, укытучылары, хезмәткәрләре җыелды. Кичә программасы 3 өлешкә бүленде. Беренче өлештә “Әфган сугышы: мәсьәләгә 2 караш” чагыштырылса, икенче өлеш Иван Даниловка багышланды. “Кем ул? Сәяси уен корбанымы, әллә героймы?” дигән сорауга җавап эзләнде. Нәтиҗәләр ясалды. Нәтиҗә бер: сугышлар кабатланмасын, без тынычлык яклы. Чыгышларны үзем җитәкләгән 10-11нче класс укучылары әзерләде. Мәктәбебездә 6 авылдан килеп белем алалар. Һәр авыл вәкиле Әфган сугышында катнашканнарның исемлеген укыды. Алар һәр авылда да бар икән.

Очрашуда Әфган сугышы батырының бертуганнары: Афанасий, Нина, Демьян катнашты. Иван Даниловның бертуган сеңелесе- Татарстанның атказанган артисты Елена Григорьева кичәгә хат юллаган. Ул анда истәлекләре белән бергә дәдәсенә багышлап язылган “Соңгы гозер” җырының туу тарихын язган. (авторлары- Роберт Шәймарданов һәм Инсаф Хәбибуллин)

Татарстанның атказанган урманчысы исемен йөрткән Афанасий Михайлович Даниловның чыгышы дулкынландыргыч та, тәрбияви дә, мавыктыргыч та иде. Иван шушы бертуган дәдәсенә иң кадерле серләрен сөйли торган булган. Энесенең Әфганстанда хезмәт иткәнен дә иң беренче булып ул белгән. Берникадәр вакыт өйдәгеләреннән яшереп, энесенең сугышта икәнен белеп, ут йотып йөргән иң якын дәдәсе ул аның. Бертуган тутасы, Чаллы шәһәрендә яшәүче  Нина Мөхәммәтова ул чор хатирәләрен хатын-кызларча нечкәлек белән җиткерде. Аны  тыңлаганда күз яшьләрен тыеп тору мөмкин түгел иде инде. Аралары нибары 2 яшь кенә. Дуслары, фикерләре, дөньяга карашлары да уртак булган. Төпчек энесе Демьян Данилов – бүген аларның төп йортында яши. Зур кирпеч йорт торгызды, әнисе Федора түти аның семьясы тәрбиясендә яшәде. “Безнең әнигә сабырлыкны Ходай өеп биргән, үрнәк ана, бик эшчән, җайлы хатын иде, - дип искә алды Демьян әнисен, - бүген аны да искә алмасак, дөрес булмас ул”, - дип нәтиҗә ясады. Иванның Әфган сугышын кичеп кайткан хатлары, фоторәсемнәре аларда саклана икән. Ул аларны укучыларга күрсәтергә алып килгән. Сугышчан дуслары ясап биргән баннерны да мәктәп түренә элеп куйдык. Кичәне оештыручы буларак, мин үзем дә,  мәктәбебез директоры Дания Шәрифулловна Газизова да сүз алдык. Безне хөрмәтләп, эш вакытларын җайлап кайткан кунакларыбызга рәхмәтләребезне җиткердек. “Җир йөзендә сугыш булмасын!”- бу барыбызның да изге теләге, шушы фикер белән таралыштык.

Лидия Пасыева,
Мамадыш районы Усали урта мәктәбе укытучысы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев