Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Җиңүчеләр арасында – керәшеннәр!

Татарстан мәдәният министрлыгы тарафыннан оештырылган бәйгедә җиңүчеләр арасында карендәшләребез дә бар.

Конкурс Россия Президенты Владимир Путинның мәдәният учреждениеләренә һәм хезмәткәрләренә дәүләт ярдәме күрсәтүгә кагылышлы указы нигезендә, ел саен уздырыла.

 Анда Татарстанның барлык районнары һәм авыллары җирлегендәге мәдәният учреждениеләре һәм хезмәткәрләре катнаша ала. Бу юлы бәйгедә катнашырга теләүчеләрдән мәдәният министрлыгына 271 гариза килгән.

“Татарстан Республикасы авыл җирлекләре территорияләрендә урнашкан иң яхшы китапханә” номинациясендә – Әлмәт районының Иске Кәләй авылы китапханәсе, ә “Татарстан Республикасы авыл җирлекләре территорияләрендә урнашкан иң яхшы мәдәни-ял итү учреждениясе” номинациясендә Менделеевск районының Сәйтәк авылы клубы җиңү яулый. Бу алдынгы учреждениеләргә 100 мең сум күләмендәге акчалата бүләк бирелә.

Җиңүчеләр арасында мәдәният учреждениеләре генә түгел, хезмәткәрләре дә бар. 

«Татарстан Республикасы авыл җирлекләре территорияләрендәге муниципаль мәдәният учреждениеләренең иң яхшы хезмәткәрләре» номинациясендә Кайбыч районының Хуҗа Хәсән авылы китапханәсе методисты Ольга Шупшина, Менделеевск районының Иске Гришкин авылы мәдәният йорты җитәкчесе Виктор Япаев һәм Балык Бистәсе районы Казаклар Чаллысы авылының мәдәният йорты җитәкчесе урынбасары Валентина Ефимова җиңүгә лаек булалар. Аларның һәрберсе 50шәр мең сум белән бүләкләнә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев