Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Иманга кайту юлында

Инде язганыбызча, 9 июль көнне Казанның Тихвин чиркәвендә урнашкан керәшен приходы үзенең 25 еллык юбилеен билгеләп узды. 8 июль көнне храмда бәйрәм Литургиясе узды. Һәр елдагыча, аны керәшен телендә митрополит Анастасий алып барды. Аңа приход настоятеле протоиерей отец Павел, бөтен республикадагы керәшен приходларыннан килгән священниклар булышты. Бәйрәм службасына Казаннан гына...

Инде язганыбызча, 9 июль көнне Казанның Тихвин чиркәвендә урнашкан керәшен приходы үзенең 25 еллык юбилеен билгеләп узды.
8 июль көнне храмда бәйрәм Литургиясе узды. Һәр елдагыча, аны керәшен телендә митрополит Анастасий алып барды. Аңа приход настоятеле протоиерей отец Павел, бөтен республикадагы керәшен приходларыннан килгән священниклар булышты.
Бәйрәм службасына Казаннан гына түгел, республиканың башка төбәкләреннән дә прихожаннар җыелган, республика керәшен оешмасы идарәсе членнары килгән иде. Бу көнне чиркәүгә Республика керәшен оешмасы җитәкчесе, Татарстан дәүләт Советы депутаты Иван Егоров та килде. Ул Владыка Анастасийны, приход настоятеле отец Павел Павловны, барча прихожаннарны юбилей белән котлап, храмга Тихвин Алла Анасы иконасын бүләк итте.
Митрополит Анастасий Алла ярдәме белән республикабызда чиркәүләрнең торгызылуы турында әйтте. "Шушы көннәрдә республикада исәбе буенча утыз икенче керәшен чиркәве аруландырылачак", - диде ул. Шул ук вакытта, бу әле чиркәүләр ачылган җирләрдә дини тормышның яңаруы, дигән сүз түгел. "Без Ходайдан чиркәүләрнең тышкы матурлыгын торгызуны гына түгел, ә ачылган чиркәүләрнең ябык тормавын, келәүләрнең торымнан-торымга гына үткәрелмәвен дә сорыйбыз. Һәрбер ачылган храм - шул авылның йөрәге. Йөрәк тибә икән - гәүдәбез дә яши, дигән сүз, ә безнең гәүдәбез ул - Христосның Чиркәве. Шуңа күрә, чиркәүләребезнең тышы гына ялтырамыйча, эчке тормышлары да тиешенчә булсын иде", - диде ул.
Келәү беткәннән соң, Владыка Анастасий һәм кунаклар Казан шәһәре керәшен оешмасы көче белән чиркәү территориясендә оештырылган музей-выставканы да карадылар.
Людмила БЕЛОУСОВА
Приветственный адрес председателя Общественной организации кряшен Татарстана Ивана Егорова настоятелю кряшенского прихода города Казани протоиерею Павлу Павлову.
Ровно 25 лет тому назад, спустя 70 лет после приостановления службы на родном языке, в Казани вновь возродился кряшенский приход.
Тихвинский храм восстановлен из руин силами прихожан. Он стал духовным центром всего кряшенского народа республики. Собрал и сплотил народ в самые тяжелые годы перестройки и начала возрождения нашего народа.
При поддержке Казанской митрополии, Владыки Анастасия, по Вашей инициативе и стараниями, отец Павел, возрождены разрушенные и вновь построены десятки церквей, готовятся молодые священники.
Сегодня Тихвинский приход занимается переводческой, издательской деятельностью, объединяет все кряшенские приходы республики. Сегодня Тихвинская церковь - одна из самых благоустроенных и развивающихся церквей Казани. Мы радуемся, наблюдая, как из года в год церковь становится все краше.
И в этом, отец Павел, Ваша личная заслуга, в этом большой вклад всех прихожан.
Желаем нашему храму, Вам, всем прихожанам и всему кряшенскому народу объединиться во славу Православия.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев